Логотип Магариф уку
Цитата:

175 нче гимназия балалары Кара диңгез буенда

        Җәй  – балаларның көтеп алган ял чоры. Быел да ул шулай булыр дип, күпләребез өметләнгән иде. Казандагы 175 нче гимназиядәге  фаҗигадән соң, кызганыч, кайбер...

        Җәй  – балаларның көтеп алган ял чоры. Быел да ул шулай булыр дип, күпләребез өметләнгән иде. Казандагы 175 нче гимназиядәге  фаҗигадән соң, кызганыч, кайберәүләргә мондый бәхет насыйп булмады.  Әмма дә әлеге гимназиядән бер төркем  егет һәм кызлар җәйге ялларын Кара диңгез  буендагы балалар савыктыру  лагерьларында һәм санаторийда уздырачак.
Бу көннәрдә Казан тимер юлыннан Татарстан төбәкләрендә яшәүче 709 бала диңгез буендагы «Приазовец», «Витязево» балалар савыктыру лагеренда һәм «Глобус» санаториесында ял итәргә китте. Алар арасында  175 нче гимназиянең  230  укучысы да бар. Балалар махсус әзерлек узган  педагоглар, психологлар, табиблар һәм иминлек сагында торучы   хезмәткәрләрнең даими күзәтүе астында булачак.
Шунысын да әйтик: әлеге яшүсмерләрнең ялы тулысынча хәйриячеләр исәбенә оештырыла. Россия Кызыл Хач җәмгыятенең Казан бүлегеннән алынган хәбәргә караганда, фаҗигадән  соң  хәйриячеләрдән барлыгы 86 миллион сум  акча күчкән. Бу җәйдә гимназиянең алты йөзгә якын укучысы бушлай ял итәр һәм сәламәтлеген ныгытыр, күңелләрендәге «кара көннәр»не  кояшлысына алмаштырыр дигән өмет бар.
                                                                    Альберт ЗAҺИРОВ

  
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ