Логотип Магариф уку
Цитата:

2024 ел нинди ел булачак?

Куян елын озатып, Аҗдаһа елына аяк басарга да ун көннән дә азрак вакыт калып бара.

Бездә хәзер һәр яңа елны аерым бер исем белән үткәреп, дәүләт күләмендә шушы юнәлешкә киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү модада. Әйтик, үтеп баручы 2023 ел Россиядә Укытучылар һәм осталарз елы, ә Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак тарихка кереп калачак. Яңа 2024 елның инде ниндирәк шигарь белән узачагы да инде күпләребезгә мәгълүм. Искә төшереп үтик. Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны Россия Федерациясендә Гаилә елы дип игълан итте. Киләсе ел Россиядә һәм Бәйсез Дәүләтләр Бергәлеге илләрендә Волонтерлык хәрәкәте елы буларак та узарга тиеш. 
Татарстанда исә киләсе ел  Фәнни-технологик үсеш елы булачак.. Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы 2024 елны Шәхесләр елы дип игълан итте. 2024 елны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте исә Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы дип игълан итәргә карар итте.  


Шунысын да искәртик:  Казан шәһре 2024 елда Россиянең китапханәләр башкаласы булып торачак.


2024 елда тагын нинди истәлекле көннәр көтелә? Бу хактагы мәгълүматны “Мәгариф” журналының быелгы декабрь ае саныннан укып таныша алачаксыз.


Таһир САБИРҖАНОВ
 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ