2026 ел Россиядә Мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде
2026 ел Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан Мәгариф системасында мәктәпкәчә белем бирү елы дип игълан ителде. Бу инициатива мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү һәм үстерү сыйфатын күтәрүгә, балалар бакчалары инфраструктурасын яхшыртуга һәм педагогларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. «Мәктәпкәчә белем бирү – ул баланың киләчәгенең ныклы нигезе. Нәкъ менә тәрбиячеләр балаларга социаль күнекмәләрне үстерергә, яшьтәшләре белән аралашуны җайга салырга, әйләнә-тирә дөньяны өйрәнүгә кызыксыну тәрбияли. Шунысын да билгеләп үтү кирәк: мәктәп программасын уңышлы үзләштерү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр нәкъ менә иртә яшьтә формалаша. Без һәр балага сыйфатлы мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге бирүне, үсеп килүче буынны һәрьяклап үстерү өчен шартлар булдыруны дәвам итәчәкбез», – дип хәбәр итте РФ мәгариф министры Сергей Кравцов.
Мәктәпкәчә белем бирү елы кысаларында бөтен ил буйлап балалар бакчаларында тәрбияләнү һәм белем бирү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән чаралар узачак. Фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә, норматив-хокукый җайга салуны камилләштерүгә, оештыру-методик яктан тәэмин итүгә, кадрлар потенциалын үстерүгә аерым игътибар биреләчәк. Төп бурычлар арасында – укыту һәм тәрбия чараларына экспертиза үткәрү тәртибен эшләү һәм раслау, тәрбия бурычларының нәтиҗәлелеген яхшыртуга юнәлдерелгән мәктәпкәчә белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандартына үзгәрешләр кертү.
Әйтик, 2026 елда Россия төбәкләрендә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның ата-аналарын укыту программасын этаплап кертү дәвам итәчәк. 2030 елга Россия Федерациясенең барлык субъектларында ата-аналарга белем бирү программасын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Моннан тыш, экспертлар белем бирү киңлекләрен рәсмиләштерү һәм инфраструктура формалаштыру буенча тәкъдимнәр тудырачак, шул исәптән сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен дә. Педагогик хезмәткәрләр һәм ата-аналар өчен мәктәпкәчә белем бирүнең бердәм Россия цифрлы ресурсы эшли башлаячак, анда “Балалар бакчалары мөдирләре” бүлегендә иң яхшы тәҗрибәләр һәм идарә итү карарлары тәкъдим ителәчәк. Материаллар белән танышу мөмкинлеген шул исәптән MAX мессенджерында да алырга мөмкин булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: чараларны гамәлгә ашыру планы Россия Мәгариф министрлыгы карамагындагы оешмаларның тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләнеп бетәчәк. Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү елын оештыру-методик яктан тәэмин итү буенча бару оештыру комитеты булдыру каралган. 2025 ел РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан Мәгариф системасында балалар ялы елы дип игълан ителгән иде. Бу инициатива илнең иң эре федераль балалар үзәкләренең юбилейлары – "Артек”ның 100 еллыгы, "Орленок"ның 65 еллыгы һәм "Смена"ның 40 еллыгы белән бәйле булды.
РФ Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәте материаллары буенча





Комментарийлар