2028 елдан тугызынчы сыйныф укучылары өчен тарихтан мәҗбүри имтихан кертелә
2028 елдан башлап тугызынчы сыйныф укучылары тарихтан телдән имтихан тапшырачак. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) җитәкчесе Анзор Музаев хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, яңа аттестация форматын укытучылар, белгечләр һәм укучылар белән фикер алышачаклар.
Мәгариф министрлыгында аңлатуларынча, тарихтан телдән сынау ТДИга (ОГЭ) кертү өчен рөхсәт форматы булачак. Биремнәр мәктәп дәреслекләре нигезендә төзелә, аларны әзерләү инде башланган.
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, имтихан укучыларның тарихи процессларны аңлау дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, ул яшүсмерләрдә фикерне дәлилләү, төрле карашларга бәя бирү һәм тарихи вакыйгаларга мөнәсәбәт формалаштыру күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.





Комментарийлар