Логотип Магариф уку
Цитата:

23нче лицей – шәһәрнең “Сәйяр” бәйгесе лауреаты

Башкалабыз мәктәпләрендәге театр коллективлары арасында шәһәр беренчелеге өчен барган “Сәйяр” конкурсы апрельнең соңгы көнендә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан аның истәл...

Башкалабыз мәктәпләрендәге театр коллективлары арасында шәһәр беренчелеге өчен барган “Сәйяр” конкурсы апрельнең соңгы көнендә, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 136 ел тулу уңаеннан аның истәлегенә багышланган спектакльләр куеп төгәлләнде. Яңа Савин районындагы 23 нче лицейның татар теле укытучылары Айгөл Мәҗитова белән Гөлнара Лазареваның укучылары - “Алкын” исемле театр төркеме татар теле укытучысы Людмила Абрамованың Тукайның “Исемдә калганнар” әсәре буенча язган “Сагындыра Кырлай яклары” исемле спектакль күрсәтеп, лауреат исемен яулады.
Ә бит барысы да мәктәпләргә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән “Сөйлә” проектыннан башланган иде. Татар балаларын актёрлык осталыгына өйрәтүче әлеге проектның     23 нче лицейда аягы бик җиңелдән булды. Ул татар балалары арасында көтелмәгәнчә популярлык казанды. Әлеге проектны башкаланың Галиәсгар Камал исемендәге мәшһүр театрының талантлы артисты Миләүшә Шәйхетдинованың тормышка ашырырга алынуы татар теленең балаларда ныклы кызыксыну уятуына китергән. Мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары Гөлнара Лазарева аның конкрет сәбәпләрен болай аңлатты:
- Миләүшә Шәйхетдинованың әниләре, дуслары белән рус телен катнаштырып сөйләшергә өйрәнгән балаларга татар теленең матурлыгына төшендерергә алынуы нәтиҗәле булды. Балалар мәктәптә укырга, язарга, сөйләшергә бары тик укытучы гына өйрәтә ала, дип уйларга күнеккән, күрәсең. Актрисаның йөрәкләргә үтеп керерлек тон белән аралашуы аларны бөтенләй өнсез калдырды. Татар теленең сәхнәдән рус, инглиз, алман телләре кебек сокландыргыч яңгырашы туган телгә көтелмәгәнчә хөрмәт уятты. Аннары балаларның сәхнәдән торып, рольләрдәге сүзләр белән булса да, гел татарча әңгәмә алып барулары да аларны дәртләндереп, күңелләрен күтәреп җибәрде. Аларның күңелләренә татарча сөйләшергә өйрәнә алуларына, киләчәктә татар артисты булып китә алуларына ышаныч уянды. Миләүшә Наил кызы балаларны дөрес һәм матур итеп сөйләшергә генә түгел, нәрсә белән булса да шөгыльләнгәндә, әйтик,тизәйткечләр әйткәндә, туп уйнаганда бер-берләренә сораулар биреп, фикер йөртеп алырга да өйрәтә. Бу  үз чиратында  татарча уйлауны тизләтә, хәтерне яхшырта. “Алкын” төркемендә классик язучы Нурихан Фәттахның оныгы, 5 нче сыйныф укучысы Фәррах Фәттахов та бар. Ул да дуслары белән бергә туган телдә иркенләп аралашу өчен актрисадан күнекмәләр ала. Театрда үзеңне күрсәтү өчен иң элек телне яхшы белергә кирәклеген яхшы аңлый.
Мәктәп сәхнәсендә профессиональ актрисаның үз-үзен тотышы, сүзләргә дөрес басымнар куеп, килешле хәрәкәтләр белән сәнгатьле итеп сөйләве дә укучыларны туган телләренә кабаттан гашыйк итүдә зур роль уйнады булса кирәк. Хәзер “Сөйлә” проектына йөрүчеләрнең үз-үзләрен тотышларында да элекке шәһәр зыялыларында булган сыйфатлар чалымлана.

Ирек НИГЪМӘТИ


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ