24 майда Казан Кремле музейларына бушлай кереп булачак
24 майда Казан Кремленең барлык музейларына да бушлай кереп булачак.Өч музей – «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстанның Табигать тарихы музее һәм «Манеж» күргәзмәләр залы – кунакларны сеанслар буенча...
24 майда Казан Кремленең барлык музейларына да бушлай кереп булачак.
Өч музей – «Эрмитаж-Казан» үзәге, Татарстанның Табигать тарихы музее һәм «Манеж» күргәзмәләр залы – кунакларны сеанслар буенча кабул итәчәк. Эш режимы һәм сеанслар графигы «Казан Кремле» музей-тыюлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
«Эрмитаж-Казан» үзәгендә Татарстан башкаласында беренче тапкыр тәкъдим ителгән Чечен Республикасы музее коллекцияләреннән экспонатларны күрергә мөмкин булачак.
Музейларга бушлай керү көне, гадәттәгечә, айның беренче сишәмбесендә үтә. Май аенда акция 3 числода булырга тиеш иде, әмма аны соңрак вакытка күчерделәр, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

"Татар-информ" мәгълүматлары буенча
Фото: https://travel-or-die.ru
Комментарийлар