3 көн дәвамында эш кайныячак
Татар китабы йортында Россия күләмендә уздырылучы «Родная книга» проекты кысаларында яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен семинар-практикум курсы башланып китте. «Роспечать» Федераль матбугат һәм массак...
Татар китабы йортында Россия күләмендә уздырылучы «Родная книга» проекты кысаларында яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр өчен семинар-практикум курсы башланып китте. «Роспечать» Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татар китабы йорты чара барышында түгәрәк өстәлләр, әдәбият һәм тәрҗемә эше буенча семинар-практикумнар, төрле темаларга багышланган лекторийлар тәкъдим итә.Өч көн дәвамында иҗатчылар һәм тәрҗемәчеләр белән Мәскәүдән килгән һәм Казандагы экспертлар «Берләштерелгән гуманитар нәшрият»ның баш редакторы Максим Амелин; шагыйрь, тәрҗемәче, әдәбият галиме Виктор Куллэ; шагыйрь, тәрҗемәче, филология фәннәре докторы, профессор Алексей Арзамазов; шагыйрь, тәрҗемәче Михаил Липкин; югары экономика мәктәбе Фәнни-тикшеренү университеты доценты Марина Букулова; прозаик, драматург, А.М. Горький ис. Әдәбият институтының әдәби осталык буенча кафедра доценты Фәрит Нәгыймов; шагыйрь, тәрҗемәче, РФА ның Казан фәнни үзәге гуманитар лабораториясе мөдире Алексей Саломатин; Милләт эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе киңәшчесе Алефтина Маковоз эшләячәк. Семинарда катнашучыларга мэтрлар каршында үзләрен сынап карау, тәҗрибә туплау, РФ халыкларының милли әдәбиятләре турында булган белемнәрен тирәнәйтү форсаты бирелә.
Семинар эшен “ХХ йөз башында Россия халыклары әдәбияты: үсеш картинасы” дигән чыгыш белән Алексей Арзамазов башлап җибәрде.
Россия халыкларының милли әдәбиятына хас күренешләрне барлаганда ул кайбер халыкларда моңа кадәр үз милли телләрендә иҗат итүче язучыларының рус телендә язуга күчүләрен билгеләп үтте. Ни кызганыч, моңа кадәр халкының тел үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, фольклорын төптән белепгөрләтеп иҗат иткән, үз йөзе булган танылган шагыйрьләр дә тел алыштыргач, тема таба алмыйча югалып кала һәм китаплар чыгаруларына да карамастан, уртакул язучыга әйләнә икән. Монда инде “мин рус булмаган рус телле язучы. Миңа гафу ителә”,- дип аклану гына аз... Алексей Арзамазов тагын бер аянычлы күренешкә - кайбер халыкларда милли телдә соңгы буын (урта буын) иҗат итүенә, яшьләр арасында әдәби иҗат белән шөгыльләнүчеләрнең булмавына да тукталды.
Очрашуларны шагыйрь, тәрҗемәче, ТР Г.Р. Державин исемендәге Дәүләт премиясе, А.М. Горький исемендәге әдәби премия лауреаты Алена Каримова һәм шагыйрь, тәрҗемәче, М.Җәлил исемендәге Республика премиясе, BELLA Халыкара премиясе лауреаты Луиза Янсуар алып бара.

Комментарийлар