Логотип Магариф уку
Цитата:

Иртәгә Казанда «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итү кичәсе була

16 февралендә 14.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итү кичәсе оештырыла. Чара Халыкара туган тел көненә багышлана.Кереш өлешендә Г. Тукайның кита...

16 февралендә 14.00 сәгатьтә Г. Тукай әдәби музеенда «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» китабын тәкъдим итү кичәсе оештырыла. Чара Халыкара туган тел көненә багышлана.
Кереш өлешендә Г. Тукайның китапны әзерләү тарихы, бу хакта чордашларының истәлекләре, ХХ гасыр башы газеталарында әлеге җыентык турындагы реклама текстлары, берничә төрле сыйфат белән әзерләнеп төрле бәядән сатылу тарихы, беренче иллюстрацияләр, фотолар һ.б. хакында кызыклы мәгълүматлар тәкъдим ителә. Бу турыда Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итте.
«Г. Тукай мәҗмугаи асаре» нең идея авторы, төзүчесе, кереш сүз, искәрмәләр һәм аңлатмалар авторы — Г. Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхвәтова, диелә хәбәрдә.
2021 елның ахырында гына Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» — шагыйрьнең 1914 һәм 1918 елларда Казанда нәшер ителгән, ә 1933 елда Токиода басылып чыккан китабының бүгенге татар алфавитындагы, ягъни кириллицадагы беренче басмасы. Китапта, Г. Тукай билгеләп узганча, «халкына калдырырга теләгән әсәрләре» генә тупланган.
Басма кереш мәкаләдән, 1914 елгы китапның үзгәрешсез кириллицага күчерелгән вариантыннан, аңлатмалар һәм искәрмәләр өлешеннән гыйбарәт. 
«Татар-Информ»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ