Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда татар теле буенча олимпиада узачак

24 март көнне Казанда республика мөсенман югары уку йортлары һәм мәдрәсәләре шәкертләре арасында тарих, татар теле һәм әдәбияты буенча республикакүләм олимпиада узачак.Әлеге бәйге Татарстан мөфтияте һ...

24 март көнне Казанда республика мөсенман югары уку йортлары һәм мәдрәсәләре шәкертләре арасында тарих, татар теле һәм әдәбияты буенча республикакүләм олимпиада узачак.
Әлеге бәйге Татарстан мөфтияте һәм Россия ислам институты башлангычы һәм ярдәме белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында уздырыла, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте.
Олимпиада өч юнәлештә – татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча бер турда оештырыла. Бәйгенең төп шартлары буенча, урта һөнәри уку йортларыннан һәр номинациядә – берәр, югары уку йортларыннан 25 яше тулмаган өч студентка кадәр катнаша ала.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ