Логотип Магариф уку
Цитата:

Камал театрында премьера

Камал театры сәхнәсендә татар әдәбиятының үзенчәлекле шәхесе – шагыйрь Һади Такташка багышланган яңа спектакль тәкъдим ителде. 19–20 сентябрьдә театрның Көнчыгыш залында «Такташ. Югалган матурлык» документаль драмасының премьерасы узды.

Спектакльнең авторы –  шагыйрә Йолдыз Миңнуллина, режиссеры –  Лилия Нурель. Кую төркеме бер елга якын архив материаллары белән эшләгән. Музыкаль бизәлешен Ислам Вәлиев башкарган, хореографы Сәлимә Әминова. Спектакльдә 1920-1930 еллардагы татар әдәбиятының катлаулы чоры, шул чорда иҗат иткән каләм әһелләренең үзара мөнәсәбәтләре һәм Һади Такташның язмышы бәян ителә.  Постановканың үзәгендә Һади Такташ белән Гадел Кутуй арасындагы каршылык тора. Кутуйның Такташ иҗатына язган рецензиясе ике шагыйрьнең мөнәсәбәтләренә генә түгел, аларның алдагы язмышына да йогынты ясый. Спектакльдә Кави Нәҗми, Зәйнәп Бәширова һәм Такташ чорындагы башка шәхесләр дә телгә алына.

Һади Такташ образын Камал театры артисты Искәндәр Нуриҗанов башкара. Гадел Кутуй ролендә –  Ришат Әхмәдуллин. Спектакльдә Ләйсән Фәйзуллина, Ләйсән Гатауллина, Рәйхан Габдуллина, Ирек Хафизов, Гадел Равилов һәм башка артистлар да катнаша.

«Такташ. Югалган матурлык» –  шагыйрьнең тормыш юлын гына түгел, аның иҗатына һәм шәхесенә мөнәсәбәтне дә сәхнә аша яңадан карарга омтылган спектакль. Авторлар тарихи материалдан ераклашмыйча, документаль нигезне заманча театр алымнары белән берләштергән.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ