21 сентябрь 2026 яңалыклары
-
Яңа Арыш яңарышы
Мәктәп ул – дәресләр үткәрә торган җир генә түгел, ә кеше язмышында зур эз калдыра торган урын. Яңа Арыш урта мәктәбе бүгенге көндә авыл өчен генә түгел, ә район мәгарифе өчен дә әһәмиятле белем үзәге булып тора. Биредә традицияләр белән яңалыклар үрелеп, укучыларга сыйфатлы белем һәм тормышта үз юлын табарга ныклы нигез салына.
-
Камал театрында премьера
Камал театры сәхнәсендә татар әдәбиятының үзенчәлекле шәхесе – шагыйрь Һади Такташка багышланган яңа спектакль тәкъдим ителде. 19–20 сентябрьдә театрның Көнчыгыш залында «Такташ. Югалган матурлык» документаль драмасының премьерасы узды.
-
Татарстан укытучылары «Беренче укытучы–2026» бәйгесендә катнаша
19-24 сентябрьдә Петропавловск-Камчатский шәһәрендә «Беренче укытучы–2026» Бөтенроссия һөнәри бәйгесенең йомгаклау этабының беренче туры уза.
-
«Авыл укытучысы – 2026» конкурсының II тур нәтиҗәләре
«Авыл укытучысы – 2026» конкурсы мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә эшләүче хезмәткәрләрдә иҗади активлыкны, алдынгы инновацияләргә омтылышны тәрбияләү, укыту һәм тәрбия бирү нәтиҗәлелеген арттыру, авыл укытучыларының һөнәри мохиттә абруен күтәрү, иҗади һәм инновацион укыту алымнарын кулланучы мәгариф хезмәткәрләрен ачыклау һәм аларның эшчәнлеген җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан оештырыла.
-
Халыкара яшьләр фестивале кунаклары – Казанда
11-17 сентябрьдә Екатеринбург шәһәрендә Халыкара яшьләр фестивале узды. Дөньяның 11 иленнән килгән фестиваль делегатлары сайлау көннәрендә Татарстанда кунак булды һәм сайлаларда халыкара күзәтүчеләр сыйфатында катнашты. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә чит ил кунаклары сайлау көннәрендә алган тәэсирләре белән уртаклашты.




