Логотип Магариф уку
Цитата:

«Балачак» халыкара вокаль бәйге-фестивале

Бүген «Татмедиа» агентлыгының брифинглар залында «Балачак» халыкара вокаль бәйге-фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды. Биредә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, «Изге...

Бүген «Татмедиа» агентлыгының брифинглар залында «Балачак» халыкара вокаль бәйге-фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды.

 

Биредә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, «Изгелек янәшәдә» хәйрия фонды директоры Радик Абдрахманов, Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова, алдагы елгы конкурста гран–при яулаган Зөләйха Нәбиуллина һәм дипломант иясе булган София Сякаева катнашты. 

 

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин үзенең чыгышында, мондый бәйгеләрне һәрьяклап хуплавын белдерде. Әлеге конкурсның төп максаты – балалар һәм яшүсмерләр арасында җыр сәнгатенә ярату хисен арттыру, диде ул.

 

II «Балачак» Халыкара вокал конкурс–фестивале кысаларында балалар һәм яшүсмерләр үзләренең осталыкларын күрсәтә, ә педагоглар «түгәрәк өстәл»ләрдә, төрле мастер–классларда катнаша алачак.

 

Былтыр бу конкурста катнашырга 400 дән артык кеше теләк белдергән булган.

 

Конкурсның шартлары белән «Изгелек янәшәдә» хәйрия фондының сайтында танышырга мөмкин.  

Раил Галиев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ