Логотип Магариф уку
Цитата:

Гирбасовлар мирасы

Казаннан 200 км ераклыкта Кама елгасының уң як ярында урнашкан Алабуга шәһәренә иртәнге  сәгать белән барып төштек. Спас ярминкәләре чорындагы җанлылык, ыгы-зыгының әсәре дә юк.  Тын урамнар...

Казаннан 200 км ераклыкта Кама елгасының уң як ярында урнашкан Алабуга шәһәренә иртәнге  сәгать белән барып төштек. Спас ярминкәләре чорындагы җанлылык, ыгы-зыгының әсәре дә юк.  Тын урамнар буйлап ашыкмый гына атлыйбыз. 1000 еллык үткәне булган шәһәр үзенекен итә: кая гына төртелсәң-сөртенсәң дә,   тарих белән күзгә-күз очрашкандай буласың.  Син телисеңме аны, юкмы гомерләрен әлеге таш кала белән бәйләгән тарихи шәхесләр –  рәссам Иван Шишкин,    кавалерист   Надежда Дурова,  галим Владимир Бехтерев, шагыйрә Марина Цветаевалар  бер тотам калмый   озата  йөргәндәй була үзебезне.  Данлы-шанлы шәхесләр исемлеге,  билгеле, моның белән генә дә тәмамланасы түгел. 
Таш кала, дидем, ә тарихи яктан караганда биредә   агач йортлар да шактый булган. Шуның өчен дә аны   көлдән яралган Феникс белән дә чагыштырып булыр иде. Чөнки бүгенге биналарның күбесе, 1850 елның августында  чыккан янгын аркасында   500 дән артык агач йорт  янып көлгә әйләнгәннән соң,  таштан салынуы мәгълүм. Бу эшнең башында, нигездә, сәүдәгәрләр торган.  Алыш-биреш өлкәсендәге  маһирлыкларын Спас ярминкәсе белән генә чикләмәгән алар, җитештергән, халыктан җыелган продукцияләрен зур-зур шәһәрләргә озатканнар. Табышларын шәһәр төзелешенә кызганмыйча  тотканнар. Без моңа,  Казан  шәһәр  Советы Президиумы карары нигезендә 1936 елдан бирле   эшләп килүче   сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханәдә булганнан соң,  янә бер кат инандык.   436,4 кв.метрны биләп торган  әлеге тарихи бинаны  Гирбасовларныкы диделәр.   1 гильдия  сәүдәгәр Фёдор Прохорович Гирбасов үзенең уллары белән шәһәр  төзелешенә биниһая зур өлеш кертүчеләрдән булган.
 Язмышлары аянычлы тәмамланса да  (1918 елның февралендә  улларын атып үтерәләр һәм гәүдәләрен бәкегә салалар), дини корылмалар гына түгел, бер үк  вакытта  20 уку бинасы төзетеп,  үз исемнәрен мәңгеләштереп калдырганнар алар. 52 кеше хезмәт куйган пар белән эшли торган тегермәннәре үзе бер заводны хәтерләткән. Тәүлегенә  2100 пот бодай тартып, шәһәр халкын икмәк белән тәэмин иткәннәр,  хәтта онны Санкт-Петербург, Рига, Рыбинск, Түбән  Новгород, Пермь кебек ерак шәһәрләргә кадәр илтеп сатканнар. Халык файдасына  кылган  гамәлләре исәпсез-хисапсыз: уезд училищесы һәм хатын-кызлар  гимназиясен салу өчен җир кишәрлеге бүлеп бирү, әлеге гимназияне җиһазландыру, аларны тоту, сәләтле укучыларга исемле стипендия түләү кебек йөкне дә  үз өсләренә алганнар. Күрмәүче балалар  бушлай укып, дәваланып, киләчәктә үз-үзен туйдыра алырлык һөнәр үзләштерсен дип, шәһәрдә сукырлар  өчен көллият  һ.б. ачалар.  
    
Белүебезчә,  сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус китапханә дә бүгенгәчә алар исеменә бәйле рәвештә эшчәнлеген дәвам итә. 1939  ел ахырына әлеге китапханәнең картотекасында Брайль шрифты белән язылган  3700  китап исәпләнеп, йөздән артык укучысы булуы мәгълүм. (Бүгенге көндә китапханәнең картотекасында 508 кеше.) Шуның өчен дә ул Россия күләмендә  Мәскәүдән кала икенче урында булган.  
 Китапханә мөдире Гөлшат Хаҗи кызы Данилова белән сөйләшеп китәбез.  Тумышы белән Кукмара районының Нырты совхозыннан икән.  Инвалидлар җәмгыятендә  ул   – үз кеше.  Алабуга педагогия институтының   филология бүлегендә татар теле һәм әдәбияты белгечлеге алып чыккан.   Мәктәптә татар теле укытучыларына ихтыяҗ булмаганлыктан,  1989 елда  инвалидлар җәмгыятендәге пластмасс эшләнмәләр җитештерү цехына хисапчы булып урнашкан,  1998 елдан –  китапханәдә.  Мөдир итеп билгеләнүенә  берничә ай гына булса да,  үзләренә китап укырга йөрүчеләр белән   ул инде чирек гасырга якын бер сукмактан атлый. Китап укучыларының күбесе Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең  иң эре  предприятиеләренең берсе саналган  «Алабуга  УкупрПласт» оешмасында   хезмәт куя һәм банка капкачлары,  кер элгечләр, массаж  щёткалары – җәмгысы 50 ләп төрле продукция  җитештерү белән мәшгуль. Китапханә һәм предприятие арасындагы  уртак багланышлар моның белән генә дә чикләнми, Алабуга китапханәсе хезмәткәрләре предприятие  радиосы  аша көн саен 1 сәгать татарча  һәм 1 сәгать   русча тапшырулар алып баралар.   Китапханә филиалы бер үк вакытта Мамадыш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә, Түбән Кама  районнарына да хезмәт күрсәтә.  
– Китап укучыларыбызның күбесе,  нигездә,  Лаештагы күрмәүчеләр мәктәбен тәмамлаган. Анда әле дә  Алабугадан  берничә бала йөреп укый. Кайткан-киткән арада, каникулларда  безнең китапханәгә йөри алар да. Биредә һәркем  күңелләренә ял,  аралашыр дуслар таба.   Кычкырып уку түгәрәген бик үз итәләр. Анда шәхсән мин үзем  гел татарча китаплар укыйм. Аралашу даирәбез киң, аеруча  Чаллының сукырлар мәктәбе  һәм китапханәсе белән озак еллар иңгә-иң эшлибез, – ди   Гөлшат Хаҗи кызы.
Бирегә еш кына Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең китапханә  бүлеге студентлары да кунак булып килә. Булачак китапханәчеләргә бар да кызык:   тарихи бина да, фондларда күпме китап саклануы да,  биредәге үзенчәлекле эш алымнары, күрмәүче китап укучыларга хезмәт күрсәтү  төрләре дә.

– Китапханәбез чыннан да үзенчәлекле.  Бу бина кайчандыр ипи  лавкасы да булып торган. Ул чагында подвалында  он  саклаганнар, соңрак күрмәүчеләр шунда мунчала ясаган вакытлар да булган. Китапханәдәге  утын ягып җылытыла торган зур-зур 3 миче, гомумән, уникаль. Алар калай белән тышланып, яшел буяуга буялган, ягъни  элек ничек булса, әлегәчә шул рәвешле саклана. Эш алымнарына килсәк, бездә китапларның татар телендә  Брайль системасы буенча  чыкканнары да, «сөйли торган»ы да, кассеталар да җитәрлек.  2–3 нче группа инвалидлар өчен зурайтылган шрифтлы китапларыбыз да бар. Җәмгысы 50 меңгә якын китап бар безнең карамакта. Бер үк вакытта   начар күрүчеләр  өчен  берничә төрле  газета-журналлар да алдырабыз, – дип, сүзгә кушыла   китапханәче   Наталья Евгеньевна  Козлова.
Филиалда эшләүчеләрне китапханәче дип әйтү генә аз булыр, мөгаен.
– Сезгә    еш кына  күрмәүчегә маяк,  рухи таяныч   бирердәй психолог та  булырга туры килә торгандыр, – дим Гөлшат ханымга.
– Ул чыннан да шулай. Безгә  килеп эч серләрен  сөйлиләр. Җитәкләп каядыр алып барган чаклар да була.   Төрлесе була: без аларны гына  түгел, алар безне  юаткалый кайчакта, – дип елмая  эчкерсез ханым.
Ә инде аларның көн саен алып   бара торган  радиотапшыруларын бөтен предприятие көтеп ала. Туган көннәр белән котлаудан башланып киткән  тапшыруга көн яңалыклары да,   пенсия эшендәге үзгәрешләр дә,   психология белән бәйле киңәшләр дә, әдәби әсәрләрдән өзекләр дә сыя.  Шул рәвешле көннең--көнендә көтеп алган дус, киңәшче дә бу китапханәчеләр.
Расиха ФАИЗОВА

Сюмбель ТАИШЕВА фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ