Логотип Магариф уку
Цитата:

Идел Болгарстаны ядкярләре тәкъдим ителде

Татарстан Фәннәр академиясендә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) галимнәре Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан чыгарылган хезмәтләрен тә...

Татарстан Фәннәр академиясендә Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) галимнәре Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан чыгарылган хезмәтләрен тәкъдим итте.
Әлбәттә, институт хезмәткәрләре нәшер иткән китаплар арасында иң саллысы – ике кисәктән торган “Булгарские эпиграфические памятники XIII-XIV веков” дигән хезмәт (әлбәттә, хакыйкатькә хилафлык килмәсен өчен, китапны, татарчалатып, Алтын Урданың Болгар олысы XIII–XIV гасыр каберташ язма ядкярләре, дип атасалар, дөресрәк булыр иде). Хәер, институт җитәкчеләре, якын киләчәктә хезмәт татарча да нәшер ителәчәк, дип белдерде. Бирсен Ходай! Күрәсең, шуны да уйлап, 200 данә генә басылган “акыл җимеше”.

Тәкъдим итү барышында, нигездә, 150 ләп кабер ташының сурәтен, тасвирламасын эченә алган әлеге тарихи ядкярләребез турында сүз барды. ТФА вице-президенты Дания Заһидуллина, ТӘһСИ директоры Ким Миңнуллин, хәзерге вакытта институтта фәнни киңәшче  булып эшләүче өлкән тарихчыларыбыз Гамирҗан Дәүләтшин, Җәмил Мөхәммәтшин, институтның “Мирасханә” үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров, үзәк хезмәткәре Азат Ахунов әлеге борынгы кабер ташларының бәһасез мирас булуы, аларны саклау зарурлыгы турында сөйләде.

Без үз чиратыбызда  болгар бабаларыбызны искә алганда ватаныбызга килгән өммәттәшебезне сәяхәтче “Ибне Фадлан” дип язаргамы, “Ибен Фадлан” дияргәме, әллә кайберәүләр кебек “Ибн Фадлан” дип кенә калдырыргамы, дип сорадык. Бу сорауга өзеп кенә җавап бирүче булмады. Һәрхәлдә, мин үзем һаман Миркасыйм ага Госманов әйткәнчә, “Ибне Фадлан” дип язуымны дәвам итәм. Гарәп әлифбасында язганда рәхәт булган: өч хәрефне сызгалыйсың да вәссәлам!
Болгар саклаулыгында күкрәк киереп утыручы чиркәү нигезендәге кабер ташларының язмышы турында сүз чыккач, Җәмил Мөхәммәтшин, алар инде нигездән алынды, “Кара пулат” эченә куелды, башка җирдә сакланучылары да бар, дип җаваплады. Гаҗәп: кайбер кешеләр, бу яманлыкка күптән чик куярга вакыт иде инде, дип белдерсә, археология белгече, бер караганда, мондый хәл – вәхшилек, икенче яктан бакканда, кабер ташларының җир астындагы өлеше яхшырак та сакланган әле, дип җавап бирде.
Моннан өч дистә ел элек атаклы археолог, тарих фәннәре докторы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Равил Фәхретдинов, борынгы кабер ташларын бер урынга туплап, ачык һавадагы музей булдырырга тәкъдим иткән иде. “Ачык һавада, киресенчә, кабер ташлары тизрәк уалырга, җимерелергә мөмкин”, – дип кырт кисте, таш ядкярләребезне табылган урынында саклауны алга сөрде Җәмил әфәнде. Тик монда бер куркыныч бар: кайбер туң йөрәкле агайларның әле хәзер дә аларны, нигез ташы урынына салу яки ишегалдына түшәү өчен, арбасына салып китү ихтималы зур.
Рәшит Минһаҗ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ