Логотип Магариф уку
Цитата:

8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне

Гаилә төшенчәсенә ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләрен генә кайтарып калдырырга ярамый. Ул тирән мәгънәгә ия һәм менә республикабыз халкы  дистә елдан артык Гаилә, мәхәббәт, тугрылык бәйрәмен билге...

Гаилә төшенчәсенә ир-ат һәм хатын-кыз мөнәсәбәтләрен генә кайтарып калдырырга ярамый. Ул тирән мәгънәгә ия һәм менә республикабыз халкы  дистә елдан артык Гаилә, мәхәббәт, тугрылык бәйрәмен билгеләп үтәргә җыена. Моңа рәсми оешмалар белән бергә төрле дин әһелләре дә бик теләп кушыла.  Чөнки диннәре һәм дөньяга карашлары төрле булып та, бер-берсен хөрмәт итеп, шатлык-борчуларны уртаклашып яшәргә теләгән  кешеләр дә төпле гаилә кора. Аеруча бу көнне үзләренең ниятләрен рәсмиләштереп, олы тормышка бергәләп атлап керүче парлар ел саен арта бара. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы гражданлык актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина Татмедиада узган матбугат конференциясендә моны аерым билгеләп  үтте. Быел бу көнне олы мәхәббәт хисләрен якыннары алдында да белгертеп, үзара алтын балдаклар алмашып, язылышу турындагы таныкнамәгә имза салып, гаиләләрен рәсмиләштереп куючылар 650 пар булыр дип көтелә. Гадәти көннәрдәге никахлашучылар саныннан бу өч тапкырга диярлек артык. Шул ук көнне чирек гасыр, 60, хәтта 70 ел буе бергә яшәгән чорларын бәйрәм итүче  парларны да загс бүлекләрендә, өйләрендә олылау, хөрмәтләү чаралары узачак. Казансу буендагы Гаилә үзәге, «Әкият» театры,  цирк, спорт-ял уеннары да яшь парлар һәм өлкәннәр өчен бәйрәм урынына әйләнәчәк. Мәчет һәм чиркәүләрдә дә гаиләләргә багышланган чаралар узачак. Бу хакта Казандагы «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, гаилә, аналар һәм балаларны саклау  мәсьәләләре буенча  епархия комиссиясе  рәисе, иерей Ярослав Петрушенков та үз даирәләрендә узачак бәйрәм чараларына чакырды. Болары да гаилә кыйммәтләрен башкаларга җиткерүдә үзенчәлекле, мавыктыргыч һәм файдалы булачак.
Бу чараларда парлылар белән бергә  ятим калган балаларга да, тол аналарга да игътибар һәм хөрмәт күрсәтеләчәк. Нәсел җепләрен җиде буынга чаклы белүчеләр үз тарихлары турында сөйләрләр, гаилә корырга теләүчеләргә  дин әһелләре, тәҗрибәле психологлар, педагоглар киңәшләрен бирерләр. Әлеге бәйрәмнең килеп чыгышын кенәз Пётр һәм Феврониянең мәхәббәте, бер-берләренә тугрылык үрнәге белән бәйләүчеләр дә бар. Ничек кенә булмасын, һәр милләт, һәр халык үзенең күркәм парлары белән горурлана ала. Яшь буынга алар үрнәк булырга тиеш. Шундыйлардан быел республикабызда яшәүче 70 парга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырырга исәпләп торалар. Аларның кемнәр икәнен шушы бәйрәм чаралары вакытында белә алачакбыз. Әлеге бүләккә тәкъдим ителүчеләр ким дигәндә чирек гасыр бергә яшәп, өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләп үстергән, хезмәттә һәм җәмгыять тормышында да башкаларга өлге булырга тиешләр. Күкрәгендә мондый дәрәҗәле медальне йөрткән затлар алга таба да гаилә  учагын саклап  һәм мәхәббәтләренә тугры калып гомер кичерсеннәр иде. Аларга бу көнне яратуның бер символы булган ромашка бәйләмнәре бүләк итү  матур традициягә әйләнеп бара. Аны яңа буын  дәвам итсен, балаларына һәм оныкларына тапшырсын өчен, гаилә бәйрәме үткәрү менә дигән форсат инде.
Альберт САБИР фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ