Логотип Магариф уку
Цитата:

Әбүгалисина мәгарәсендә

Казанның нәкъ уртасында Әбүгалисина мәгарәсенә тиң урын бар. Казан федераль университеты Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге урнашкан бина ул. Әлеге бүлек башка китапханәләргә охшамаган. Анда килеп керүгә, күңелне үзгә бер рух биләп ала. Затлы, тарихи, гаять киң күләмле гыйлемнәрне сыйдырган урын. Әнә бит бүлеккә күтәрелә торган баскычлары да нинди мәгърур аның! Әлеге баскычлардан кемнәр генә гыйлем үренә атламагандыр. Укучы хозурына шул бүлекнең җитәкчесе Энҗе Сабирова белән әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Белешмә: Энҗе Наил кызы Сабирова – Казан федераль университеты Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире. 2002 елда КДУның Татар филологиясе һәм тарихы факультетын тәмамлаган. 19982001 елларда Казан университетының Милли китапханә белән берләштерелгән археографик экспедицияләрендә катнаша. Шул вакыттан гарәп язулы мирасыбызга кызыксыну уятып, мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләүче остазлары Җәүдәт абый Миңнуллин һәм Раиф абый Мәрдановларны бик зурлап телгә ала.

 

Энҗе Наилевна, фәнни китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге нинди шартларда ачылган, китаплар ни рәвешле җыелган?

– Университет китапханәсе 1807 елда ачыла. Аның фонды Казанның беренче гимназиясеннән алынган кулъязма һәм басма китаплар хисабына формалаша. XIX йөзнең I яртысында университет көнчыгышны өйрәнү үзәгенә әверелә, галимнәр, экспедицияләр оештырып, язма мирасыбызны өйрәнү белән шөгыльләнә. Шәрык телләрендәге кулъязмаларның бай коллекциясе шул рәвешле университет китапханәсендә туплана. Ләкин император Николай I фәрманы белән 1855 елда Көнчыгыш разряд, шул исәптән китапханәнең шәрык телләрендәге фондлары да Петербург шәһәренең Азия институтына күчерелә.

Шул вакыйгадан соң көнчыгыш фонды яңадан җыела. Ярты гасырга якын гомерен китапханәгә багышлаган Иосиф Готвальд үзенең 111 кулъязмадан торган коллекциясен бүләк итә. 1932 елда Татреспубликаның Үзәк гыйльми һәм публика китапханәсе безнең китапханә белән берләштерелә. Аның фондларының нигезен исә Мәркәз шәрык китапханә-музее коллекциясе тәшкил итә. Шул рәвешле, Сәлахеддин бине Исхак әл-Казани, Галимҗан Барудиның да кулъязма һәм китаплар җыелмасы килеп керә. Моннан соң көнчыгыш кулъязмалары фонды ХХ йөзнең илленче елларыннан Казан университетында оештырылган экспедицияләр эшчәнлеге нәтиҗәсендә тулылана.

 Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге 1933 елда формалаша, 1934 елдан ул ике өлешкә бүленә: көнбатыш һәм Европа телләрендәге кулъязмалар һәм сирәк китаплар һәм көнчыгыш телләрдәге кулъязма һәм сирәк китаплар бүлекчәсе.  Бүгенге көндә бүлектә 40 меңгә якын кулъязма саклана, шуның 16 меңнән артыгы гарәп графикасында язылган. Россия күләмендә бу – иң зур күрсәткеч.

 

Тарихыбызның төрле катлаулы дәверләре китапханә мирасына ничек йогынты ясаган?

– Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы елларында белгечләр җитмәү сәбәпле, 5 ел дәвамында эш алып барылмаган, 1944 елда бүлек 6 айга ябылып та торган. Ягулык булмау аркасында, хезмәткәрләр китапханәдә -10 ℃ салкынлыкта эшләргә мәҗбүр булган. Әлбәттә, мондый шартларда мирасыбызны өйрәнү эше шактый кыенлашкан. Моннан тыш, Совет властеның дингә каршы алып барылган сәясәте йогынтысы да кулъязмалар теркәү эшендә чагылыш тапкан. Башлыча, аерым кыйммәткә ия булмаган, дини характердагы хезмәтләрне фондка алу киңәш ителмәгән.

 

Китапханә фонды тулыландырыламы? Нинди юллар белән? Экспедицияләр оештырыламы?

– Кызганыч, университетта бүгенге көндә экспедицияләр оештырылмый. Ләкин без үзебезнең галимнәребез, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, укучыларыбыз, студентларыбыз белән сөйләшүләр алып барабыз һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, китапханә фонды аерым кешеләр тарафыннан бүләк ителгән кулъязма яки басма китаплар хисабына тулылана.

 

Бүлекнең әле тәртипкә салынып бетмәгән фонды бар, дип беләм. Әлеге фонд киләчәктә укучы хозурына барып ирешәчәкме?

– Фондтагы кулъязмаларны тәртипкә салу, өйрәнү күп вакыт һәм көч таләп итә. Ләкин шуңа да карамастан бу өлкәдә эш тукталмый. Теркәлгән кулъязмаларга карточкалар язылып, ел дәвамында каталогларга урнаштырыла. Әлбәттә, һәркемнең алар белән танышу, өйрәнү мөмкинлеге бар. Кулъязмаларны тасвирлау буенча һәр 3 юнәлештә дә (төрки-татар, гарәп, фарсы) эш алып барыла. Бүгенге көндә Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәренең кулъязмаларын, кулъязма Коръәннәр коллекциясен барлау һәм фәнни тасвирлау белән мәшгульбез. Моңарчы фондтагы фарсы телендәге кулъязмаларның 2 томлык күрсәткече басылып чыккан булса, хәзер III том әзерләнә. Тиздән ориенталист, китапханәче, университет басмаханәсендә бастырылган мөселман китапларының цензоры И. Готвальд фондындагы фарсы кулъязмаларының тасвирламасы да басылып чыгар дип көтелә.

 

Кайберәүләр китапханәченең эшен бик җиңел дип күз алдына китерә. Болай уйлаучыларга ни дип җавап бирер идегез?

– Алай гына да түгел, кайберәүләр андый профессия бармы әле ул һаман дип гаҗәпләнә. Чынлыкта китапханәче дә замана белән алга атлый һәм хәзерге көн таләбенчә эш алып бара. Бүгенге укучы өчен мәгълүматны тиз үзләштерү мөмкинлеге булырга тиеш. Шуны истә тотып, фондтагы материалларның цифрлы күчермәләрен булдыру, аларны тасвирлап, электрон китапханәдә куллану мөмкинлеге тудыру – төп юнәлешләребезнең берсе. Моннан тыш та бүлек хезмәткәрләре бихисап эш башкара: кулъязма китапларны чистарту, беренчел эшкәртү, атрибуцияләү, теркәү, аларга фәнни тасвирламалар төзү, фондтагы материалларны өйрәнеп, мәкаләләр язу, конференция, семинарларда катнашу, күргәзмәләр әзерләү, экскурсияләр, консультацияләр алып бару, электрон почта аша килгән сорауларга, хатларга җавап бирү һ.б.

Көнчыгыш бүлекчәсендә саклана торган кулъязмалар, китаплар, газета-журналлар – һәммәсе гарәп графикасында язылган, шунлыктан бу процесс шактый вакыт таләп итә. Мәсәлән, газетада басылган мәкаләләрнең күрсәткечен эшләү, тематикасын, ачкыч сүзләрне билгеләү өчен һәрберсен укып утырырга кирәк.

 

Китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегеннән теләгән һәркем китап алып укый аламы?

– Һәркем килә ала. Университет хезмәткәрләре, студентлар өчен даими, башка оешмалардан килгән укучылар өчен вакытлы уку билеты булдырырга кирәк. Материаллар белән танышу өчен гарәп язуын укый белү зарур. Борынгы яки сирәк кулъязмаларны, китапларны уку өчен үзең эшләгән фәнни оешмадан китапханә җитәкчесе исеменә хат белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Кайбер кулъязмалар, мәсәлән, начар хәлдә булганнары укучыга бирелми. Бу очракта теләгән китаптан яки кулъязмадан укучы ни рәвешле файдалана ала?

– Андый очраклар юк диярлек. Бу күбрәк газета-журналларга кагыла. Чөнки алар бик актив кулланыла. Ә кайберләре, аеруча сугыш елларына караганнары, начар кәгазьдә басылган. Чөнки дары ясау өчен бик күп кәгазь кулланылган. Кәгазьнең саклану вакыты якынча 100 ел дип исәпләгәндә, таушалу процессы, әлбәттә, котылгысыз. Шунлыктан, иң беренче очракта, без цифрлаштыру эшен нәкъ менә вакытлы матбугаттан башладык. Бүгенге көндә аларны электрон китапханәдән укырга мөмкин.

 

Борынгы китапларга реставрация эше биредә башкарыламы?

– Төрле җирләрдә. Чөнки сирәк, борынгы нөсхәләрне реставрацияләү югары категорияле белгечләргә генә ышанып тапшырыла. Бу өлкәдә университет, китапханә реставраторларыннан тыш, Россия күләмендәге белгечләргә дә мөрәҗәгать итәбез (мәсәлән, академик И.Э. Грабарь исемендәге Бөтенроссия сәнгати фәнни реставрация үзәге, Россия дәүләт гуманитар университеты фәнни китапханәсенең документларны консервацияләү үзәге).

 

Сезнең бүлектәге китапларны Интернет киңлекләрендә табып укып буламы?

– Әлбәттә! Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханә сайтында «Электрон коллекцияләр»гә кереп, безнең бүлектәге материалларны өйрәнеп була. Соңгы елларда аеруча кулъязмаларны урнаштыруга зур әһәмият бирәбез. Алар белән «Раритеты» дигән бүлектә бернинди теркәлүсез  танышырга мөмкин. Бүгенге көндә 500 дән артык кулъязманың тулы тексты биредә урын алган. Бу юнәлеш чит шәһәрләрдә, чит илләрдә яшәүчеләр өчен дә бик мөһим һәм галимнәргә, төбәк тарихын өйрәнүчеләргә кулъязмалар өйрәнү юлында яңа мөмкинлекләр ача.

Электрон коллекциядә урнаштырылган иң борынгы кулъязма – Әбү әл-Касыйм әл-Рагибнең «Фөсуле мохтариһи мин китаб әдәб әш-Шатранҗ», гарәп телендә язылган, шахмат уенына караган хезмәте. Бу –бөтендөнья күләмендә сакланып калган бердәнбер кулъязма.

Ландыш Тимерова

Фотолар Энҗе Сабированың шәхси архивыннан

 

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ