Логотип Магариф уку
Цитата:

80 нче мәктәптә татар галимнәре турындагы китапны тәкъдим итү тантанасы булачак

Бүген,  8 нче июнь,  кичке биштә Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәптә Россия Табигать фәннәре академиясе (РТФА) һәм Татар академик фән үзәге (ТАФҮ) әзерләгән “Татарские ученые” дигән энци...

Бүген,  8 нче июнь,  кичке биштә Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәптә Россия Табигать фәннәре академиясе (РТФА) һәм Татар академик фән үзәге (ТАФҮ) әзерләгән “Татарские ученые” дигән энциклопедик басманы тәкъдим итү тантанасы булачак. 
– Һәр милләтне шәхесләр билгели. Әлбәттә, мондый китаплар һәрберсе тарихта эзен калдырачак. Милләтебезне дөньякүләм таныткан шәхесләр арабызда аз түгел. Билгеле, күренекле галимнәребезнең исемлеген дәвам итеп, әлеге җыентык-экциклопедияне берничә томда чыгарырга мөмкин. Биредә аларның бер өлеше генә тупланган, – ди әлеге басманы әзерләүчеләр.
Бу хезмәт белән беренчеләрдән булып танышып чыккан, БТК башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтүенчә, әлеге галимнәр, кулларыннан килгәнчә, татар телен фән теле дәрәҗәсенә күтәрү өчен тырыша. "Бу галимнәр абруебызны күтәрә, татарның мәгърифәтле халык икәнлеген раслаучы дәлил булып тора", – дип сөйләде  ул.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ