Логотип Магариф уку
Цитата:

9 яшьлек студент кызның әтисе МДУ хезмәткәрләренә һөҗүм иткән

Ломоносов исемендәге МДУның психология факультетының 9 яшьлек студенты Алиса Теплякованың әтисе кафедра мөдиренә  һөҗүм иткән.  Вуз хезмәткәрләре полиция чакыртырга мәҗбүр булган, дип хәбәр...

Ломоносов исемендәге МДУның психология факультетының 9 яшьлек студенты Алиса Теплякованың әтисе кафедра мөдиренә  һөҗүм иткән.  Вуз хезмәткәрләре полиция чакыртырга мәҗбүр булган, дип хәбәр итә РИА Новости .
Сишәмбе көнне беренче курс укучысы «Психологиягә кереш» буенча имтихан тапшырган. Вуз мәгълүматларына караганда, имтихан вакытында Алиса дөрес җавап бирмәү сәбәпле, кәефе төшеп, нәтиҗәне дә көтмичә, аудиториядән чыгып киткән.
Югары уку йорты кагыйдәләре буенча, имтиханда студент озата баручысыз гына була ала. Евгений Тепляков кызын сак посты янында, җылыда көтеп торган. Матбугат хезмәтендә әйтелгәнчә, әти кеше факультетка керергә тырышып караган, аннан  кычкыра башлаган, барлык кагыйдәләрне бозган, санитар таләпләрне үтәмәгән, нәтиҗәдә хезмәткәрләргә  аны тоткарларга туры килгән. Өстәвенә Тепляков хезмәткәрләргә һәм укытучыларга янаган.
Исегезгә төшерәбез: Мәскәү кызы Алиса Теплякова рус теле, математика, биология һәм информатикадан сигез яшендә БДИны уңышлы тапшырып, МДУга укырга кергән иде.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ