Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән котлау
29 ноябрь – Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне.
Шушы уңайдан Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Ф.С. Абдулганиев мөрәҗәгать итте.
"Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы Дәүләт флагы көне белән котлыйм!
1991 елның 29 ноябрендә, нәкъ 35 ел элек, республика Югары Советы депутатлары кайнар бәхәсләрдән соң Татарстан Республикасы Дәүләт флагытурында карар кабул итте. Шушы чор дәвамында күпмилләтле халык бердәмлегенең символы булган яшел, ак һәм кызыл төсләрдәге әләм Татарстанйөзенең аерылгысыз өлешенә әйләнде. Безнең флагны республикадан читтә дә беләләр, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче миллионлаган якташларыбыз үз ниятләрендә һәм эш-гамәлләрендә аның белән рухлана.
Татарстан әләменең төсләре туган ягыбызның бай табигатен чагылдыра, ә кешеләр арасындагы татулык һәм дуслык, җәмгыятьнең көче һәм зирәклегекебек асыл сыйфатлар, элек-электән халкыбызга сынауларны җиңеп, ныклыадымнар белән алга баруга ярдәм итте.
Татарстан үз флагы астында икътисадта, фәндә, мәгарифтә һәм спортта мөһим җиңүләргә ирешә, эшлекле һәм социаль башлангычларны уңышлы гамәлгә ашыра. Бүген, Ватаныбыз авыр сынаулар кичергән чорда, туган республика һәм аның символлары тарихи хәтерне саклауда, уртак эшләр башкаруда, граждан җәмгыятен ныгытуда терәк булып тора.
Кадерле Татарстан халкы! Барыгызга да сәламәтлек, иминлек һәм киләчәк көнгә ышаныч белән каравыгызны телим. Татарстан Республикасы Дәүләт флагы алга таба да тынычлыкка, гаделлеккә һәм балаларыбыз, оныкларыбыз хакына якты киләчәккә омтылуда безне берләштерсен.
Бәйрәм белән!» – диелә котлауда.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте





Комментарийлар