Логотип Магариф уку
Цитата:

Абортларны тыяргамы?

Россиядә узган ел дәвамында бала төшерүне чикләү, хәтта тыю кирәклеге хакындагы кызу бәхәсләр дәүләт дәрәҗәсендә үк барды.

Олы җитәкчеләр  тарафыннан төрле тәкъдимнәр әйтелде.

 

Депутатлар ягыннан, йөклелекне өзүне тыю хосусый клиникалардан башланырга тиеш, дигән фикерләр яңгырады. Ялгышмасам, абортның хатын-кыз сәламәтлеге өчен нинди зыян салуы турында дәлилләп сөйләүче генә булмады. Шулай ук мин югары хакимият әгъзалары яки белгечләр тарафыннан хатын-кызны әлеге адымга барырга этәргән сәбәпләр турында да зурдан кубып сөйләүчеләрне ишетмәдем.

 

Аборт – нинди куркыныч сүз. Бу тема редакциябездә дә кызу бәхәсләр уятты. Җәмгыятьтәге чишелеп бетмәгән җитди мәсьәлә хакында “Гаилә һәм мәктәп” журналының гыйнвар санына “Табаргамы, тапмаскамы?” әтрафлы язма әзерләнде. Татарстанның атказанган табибәсе, югары категорияле акушер-гинекологы Наилә Гайнанова да язмада үз фикерләрен белдерә.

 

Журнал тиздән дөнья күрәчәк. “Гаилә һәм мәктәп” журналының социаль челтәрләрендә әлеге темага карата сез дә үз фикерләрегезне белдерә алачаксыз.

Автор фотосы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ