Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиянең атказанган рәссамы Ильяс Айдаров

Ильяс белән без тәүге тапкыр Казанның Габдулла Тукай музеенда очраштык.

 

Татарстанның һәм Россиянең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Ильяс Сәйяр улы Айдаров, Мәскәүдә яшәп иҗат итсә дә, үзе турында шулай дияргә ярата. Бу аның тумышы һәм иҗаты белән бәйле.

Ильяс белән без тәүге тапкыр Казанның Габдулла Тукай музеенда очраштык. Анда рәссамның бөек шагыйрьгә һәм аның әйләнә-тирәсендәге шәхесләргә багышланган әсәрләреннән күргәзмә оештырылган иде. Икенче тапкыр күрешүебез «Татмедиа» бинасында, якташыбыз, язучы Евгений Суховның тарихи трилогиясенә Ильяс Сәйярович ясаган иллюстрацияләрнең оригиналлары куелган күргәзмәдә булды. Шунда күренекле якташыбыз һәм аның гүзәл хатыны-илһамландыручысы Полина мине рәссамның Мәскәүдәге иҗат галереясына чакырдылар.

Ул Лобачевский урамындагы галереяга куелган әсәрләр, беләсезме, кайсы ягы белән шаккатырды. Картиналар ясау манерасы буенча Европа үзенчәлекләрен чагылдырса да аларның һәрберсендә татарлык ярылып ята. Билгеле инде, бу – уйларны рәссамның нәсел җепләренә илтеп тоташтыра.

– Әбием – татарның күренекле актрисасы, опера җырчысы Галия Кайбицкая белән шундый ук опера җырчысы Ситдыйк Айдаров иҗади гаилә корганнар. Ул бик матур союз булган, дип беләм. – Ильяс әфәнде сүзен шулай узган гасырның утызынчы елларыннан башлады. – Аянычка, үземнең бабамны күрмәдем. Ул 1938 елны 42 яшендә үлгән. Әле әтием Айдар да ул чакта кечкенә булган. Әбием икенче тапкыр кияүгә скрипкачы һәм дирижёр Ильяс Ваккасович Әүхәдиевкә чыккан.

Казанның Жуковский урамында И. Әүхәдиев исемендәге музыка училищесы эшләвен барыбыз да беләбез. Ташкенттагы музыка училищесын, Ленинград консерваториясен тәмамлап кайткан Ильяс Әүхәдиев башта Бөек Ватан сугышы алдыннан гына ачылган Татар дәүләт опера һәм балет театрында директор була, аннан Казан музыка училищесын җитәкли.

– Менә аны мин бик яхшы хәтерлим. Аның тезенә утырып төшкән фотографиям дә бар. Ә Галия әбием минем кулымнан тоткан, – дип, балачак истәлекләрен дәвам итә Ильяс Сәйярович. – Миңа исемне дә үги бабам хөрмәтенә кушканнар – Ильяс. Без бәйрәмнәрдә, бигрәк тә Яңа елда зур гаилә белән аларда җыела идек. Әтинең үги туганнары – Эрик абый белән Руша апа да киләләр иде анда. Әби, безне шатландырып, барыбызга да тимер берлек өләшеп чыга. Миндә ул акчалар бәйрәмнәр санынча  тулы бер коллекция җыелды. Барысы да килеп беткәч, өстәл тирәли урнашабыз. Табынга милли ашлар килә. Бигрәк тә зур һәм калын гөбәдия истә калган. Ашап эчкәннән соң, пианино тирәсенә җыелып, милли моңнарга күмеләбез. Балачакның истә сакланган иң матур мизгелләре бу. Дөресен әйтим, ул чакта Тукай турында сүз чыкканын хәтерләмим. Әбинең әтисе Мотыйгулла Төхвәтуллинның шагыйрь тормышында күренекле роль уйнаганын мин соңрак белдем.

Әйе, Уральскидагы Кызыл мәчетнең имам-хатыйбы һәм «Мотыйгия» мәдрәсәсенә нигез салучы Мотыйгулла Төхвәтуллин, аның улы, Галия Кайбицкаяның абыйсы Камил – Тукайның бөек шәхес булып формалашуына зур өлеш керткән шәхесләр. Үз вакытында Мисырга барып, анда Каһирәнең югары уку йортында башта – әтисе, аннан улы белем алганнар. Шунлыктан аларның дөньяга карашлары да киң булган. Галимнәрнең язуына караганда, Мотыйгулла хәзрәт үз шәкертләренә, шул исәптән Габдуллага көнчыгыш фәлсәфәчеләре Әбүгалисина, Әл-Фәраби хезмәтләреннән мәгълүмат биргән, Гомәр Хәйям, Нәвои шигырьләрен укыган, шигырь төзелеше, халык авыз иҗаты белән таныштырган. Ә Камил үз өйләренең подвалында типография оештырып, булачак шагыйрьне нәшрият эшенә кертеп җибәргән.

–2006 елдан карт бабам Төхвәтуллиннарның Уральскидагы йортында Габдулла Тукай музее эшли. Бу мәсьәлә иң югары дәрәҗәдә хәл ителгән. Минем архивта ул чактагы Татарстан һәм Казахстан Президентлары Минтимер Шәймиев һәм Нурсолтан Назарбаевларның Президент Владимир Путин белән бергә төшкән фотолары да саклана, – дип дәвам итә Ильяс әфәнде безнең әңгәмәне. – Кызыл мәчет тә, Төхвәтуллиннар йорты да Уральскиның үз эшмәкәрләре һәм Татарстан предприятиеләре хисабына бик матур итеп реставрацияләнгән. Шунысы яхшы: аларда шул чордагы тарихи элементлар сакланып калган. Хәтта элекке матбугат басу станогы да тора. Мин анда булып, музейга Галия Кайбицкаяның, Мотыйгулла Төхвәтуллинның үсмер Тукай белән сурәтләнгән портретларын бүләк иттем.

Ильяс әфәнде үзе башлап сүз кузгатмаса да, Казанда Татарстан АССРның беренче атказанган артисткасы булган Галия Кайбицкаяның исемен мәңгеләштерү турында сорамый калу мөмкин түгел иде. Шундый атак-
лы нәселнең дәвамчысы булган, үзе кебек үк хөрмәткә лаек шәхесләр белән тормыш корган бөек җырчы, мөгаен, Казанда музей оештырылуга да лаектыр. Ул бит әле ялгыз түгел, Мәскәү консерваториясе каршында оештырылган опера труппасының бер әгъзасы. Бу төркемгә композиторлардан Ф.Яруллин, Н.Җиһанов, С.Сәйдәш, Л.Хәмиди, А.Ключарёв, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи, З.Хәбибуллин, җырчылардан С.Айдаров,
Г. Кайбицкая, М.Рәхмәтуллина, Н.Даутов, С.Садыйкова, Ф.Насретдинов, хореограф Г. Таһиров, язучылардан М.Җәлил, Ф.Бурнаш, К.Тинчурин, Г.Кутуй, Ә.Ерикәй – җәмгысы татар профессиональ музыкасының нигезен салучы егермедән артык иҗатчы туплана. Бу – фәкать щепкинчылар белән чагыштырырлык, ләкин милли тарихта бүтән кабатланмаган күренеш. Билгеле, аларның һәрберсенә бер музей ачып булмый. Ә менә тупланма Сәнгать үзәге оештыру Татарстанның кулыннан килмәслек эш түгел. Шундый хыялый уйлар белән мавыккан журналистны Ильяс әфәнденең бәрхет тавышы, тартып, җиргә төшерде.

–Казанда Галия Кайбицкая исемендәге урам бар. Ул үзе Профсоюз урамында яшәгән. Анда истәлек тактасы юк. Соңгы тапкыр ул йорт яныннан узып киткәндә, йортларының тәрәзәләре киерелеп ачылган, яшәүчеләр юк кебек күренде. Кем белә, бәлки, реставрацияләп музей ясарга уйлыйлардыр, дигән фикер туды миндә, – диде әңгәмәдәшем. Шуннан соң мин аның нәселе турындагы истәлекләрен тагын да әсәребрәк тыңладым. – Кайбицкаяның музее да бар аның, тик Зур Кайбыч авылында. 1998 елда ачылган ул музейга да үземнең картиналар коллекциясен, шул исәптән Галия Кайбицкаяның портретын, истәлекле тарихи фотографияләр бүләк иттем. Шактый бай ул музей: актрисаның театр киемнәре, китаплар, фотографияләр, проигрыватель, гаилә ядкярләре. Анда Мотыйгулла бабайның штемпельләрен дә күрдем мин. Кемдер хәтта минем мольбертымны да тапшырган, – дип дәвам итте ул сүзен, уңайсызлана төшеп. – Тамырлары шул төбәк белән бәйле булганга, Галия әбием үзе дә, аның икенче абыйсы Әдһәм дә үзләренә шундый псевдоним алганнар. Мотыйгулла бабай, Кече Кайбыч авылында 1840 елда туып, яшьли ятим калган бит. Аны Тукайга менә шул ятимлек тә якынайткандыр дип уйлыйм. Аның мәдрәсәсенә укырга йөри башлаганда, Габдуллага сигез генә яшь булган. Бабамның ятим малайга аерым игътибар күрсәтүенә, рухи яктан гына түгел, матди ярдәм итәргә тырышуына, минемчә, тагын бер нәрсә сәбәп бар: Мотыйгулла бабам һәм Габдулланың әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт Кышкар мәдрәсәсендә бергә укыганнар. Шулай булгач: «Тукай белән минем ара бер кул аша гына», – дип әйтүем чынбарлыкка туры килә. Ул кул, билгеле, әтием.

Ильяс әфәнденең әтисе Сәйяр Ситдыйковның озак еллар Татарстанның Архитекторлар берлеге рәисе булып торуын, «Рамазан» мәчетен проектлавын белә идем инде. Димәк, аңа әбисе ягыннан музыкаль сәләт бирелгән булса, рәсем ясауга хирыслык әтисеннән күчкән. Бу фараз дөрес булып чыкты. Профессия сайлау турында сүз чыккач, әңгәмәдәшем: «Минем югары белемем архитектура буенча. Архитекторлар арасында үссәм дә, миңа Мәскәү архитектура институтына укырга китәргә, дигән карар җиңел генә бирелмәде, – дип, сүзне үсмер чакларына күчерде. Шунысы кызык: аның балалык елларыннан искә төшереп сөйләгән һәр вакыйга – үзе тәрбия үрнәге. Ул әле кечкенә чакта ук, өйгә фортепиа-
но укытучысы чакырып, аңа музыкаль белем бирәләр. Кунаклар җыелган вакытта әтисе малаена: «Улым, әйдә, безгә өч йөз сумлык (менә мотивация!) вальсны уйна әле», – дип әйтә торган була. Ләкин егет булып җитешкәч, улының барабан белән җитди мавыгуын сизгән ата аңа: «Әгәр барабанчы булырга теләсәң, иң шәбе бул. Без әниең (әнисе – биолог) белән карышмабыз. Ләкин никадәр генә тырышсаң да, рестораннарда уйнап, шул утыз комбинация эчендә яшәрсең», – ди.

 Егет әлеге хыялларын онытып, рәсем белән мавыгып китә. «Беренче картиналарыма әтиемнең исе китте, дип әйтә алмыйм. Ләкин Мәскәүдән «Огонёк», «Смена», «Вокруг света», «Подвиг», «Искатель» журналларында чыккан рәсемнәремне алып кайтып күрсәткәч, әти миңа: «Ильяс, син үз уемыңны тапкансың. Мин синең бу юлыңны хуплыйм», – дип, хәер догасын бирде, – дип, тирән җылылык белән искә алды ул ата белән ул арасындагы мөнәсәбәтләрне. – Ул чакта инде минем картиналарны сәнгать галереялары сатып ала башлаган иде».

 Әтисе 10–12 яшьләрдән үк улын Болгардагы, Свияжскидагы, Казан Кремлендәге казу эшләренә алып йөри. Андагы борынгы корылмаларны торгызуны үз күзләре белән күреп тору аңа, рәссам булып өлгергәч, «Бөек Болгар өчен көрәш», «Татар мәгърифәтчеләре» кебек картиналарын иҗат итәргә нигез булгандыр. Соңрак ул бу эшләрнең беркадәрен Болгар музеена тапшыра. Алар анда, архитектор Сәйяр Айдаров эшчәнлегенә багышланган стенд кебек үк, милләт тарихының бер өлешен күз алдына китереп бастыра. Рәссам буларак, иң яраткан темаларының берсе – борынгы архитектура, – дип таный Ильяс Айдаров үзе дә. Хәзер аның портфолиосында, дөньяның күренекле шәхесләре белән рәттән, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербургның борынгы особняклары төшерелгән уннарча картиналар бар икән.

Рәссам булып җитлеккәч, Ильяс Айдаров Габдулла Тукайга багышланган тулы бер серия иҗат итә. Аңлавымча, алар арасында үзенә иң ошаганы – кечкенә Габдулланың Уральскидагы Кызыл мәчеттә сәҗдәгә әзерләнгән вакытын сурәтләгәне. Янәшәсендә остазы – Мотыйгулла хәзрәт. Рәссам Казандагы Габдулла Тукай музеенда күргәзмәләрен оештырырга ярата. Музейны реставрацияләгәннән соң анда чакырылган Минтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов кебек дәрәҗәле кунаклар арасында Ильяс Айдаров та була. Рәссам шул көнне шагыйрьгә багышланган коллекциясен музейга тапшыра.

 Борынгы тарихыбыз темасы Ильяс Айдаровны гел бимазалап тора. Узган ел гаиләләре белән Казанга кайткач, алар дизайнер хатыны Полина белән бергәләп, өч улларын Болгарга алып барганнар. Күрәсең, картиналары бөтен дөньяга таралган рәссам алар арасыннан кем дә булса, бабалары Сәйярның, әтиләре Ильясның иҗат юлын дәвам итәр дип хыяллана торгандыр. Моның өчен, рәсемдә иң талантлы уртанчы уллары Даниэль кебек, Россия Сәнгать академиясе каршындагы Мәскәү үзәк мәктәбен тәмамлап, ВГИКка укырга керү генә җитми, үз халкың, тамырларың белән горурлану хисе дә тудырырга кирәк дип саный Ильяс әфәнде. «Казанда безнең нәселгә караган ике урам таптык: әбием Галия Мотыйгулла кызы Кайбицкая һәм бабам Ситдыйк Хәнәфи улы Айдаров исемендәге урамнар, – ди ул. – Алар фонында гаилә белән фотога төшү – үзем өчен дә зур горурлык».

 

 Сөмбел ТАИШЕВА

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ