Логотип Магариф уку
Цитата:

«Адымнарда” Аяз Гыйләҗев исемендәге фестиваль

25 декабрьдә Казан шәһәренең «Адымнар» полилингваль мәктәбендә Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев исемендәге ачык шәһәр фестиваль-конкурсы уздырылды.

Фестивальнең оештыручысы, танылган режиссер Нурания Җамали әйтүенчә, чарага 110 нан артык кеше катнашкан. Кичәне Татарстанның атказанган укытучысы Ләйсән Антонова алып барган. 

Кунаклар арасында язучының тормыш иптәше Нәкыя Гыйләҗева, улы,  Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, тәрҗемәче Фатих Котлы, Казан шәһәре мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгечләре Рәйхана Баһавиева һәм Раиф Зиннәтуллин бар иде. Бәйгедә язучының иҗатына багышланган фәнни һәм иҗади эшләр, тәрҗемә, әсәрне сәнгатьле уку, язучының әсәрләре буенча сәхнәләштерелгән өзекләр каралды. Быел фестивальдә укытучылар өчен дә аерым номинация булдырылган.

 

«Узган ел март аенда Аяз Гыйләҗевнең» 95 еллыгын бик зурлап билгеләп узган идек. Мәктәбебездә инде 13 еллап язучының музее эшләп килә. Шуңа да нигезләнеп фестиваль үткәрү нияте туды. Башта  төрле сыйныфларда балалар өчен мастер-класслар узды, соңыннан кунаклар зур залда Аяз Гыйләҗев иҗатына багышланган гала-концерт карадылар. Биредә Чаллы һәм Әтнә театрлары артистлары спектакльләрдән өзекләр күрсәтте, сәхнәдә язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре чыгыш ясады. Быел исә бу чараны бераз гына тыйнаграк итеп оештырдык. Гаиләдә туганнар җыелышкан төсле бик матур үтте ул. Максатыбыз шундый чаралар аша яшь буында язучы иҗатына кызыксыну уяту, аның әсәрләрен таныту», – дип сөйләде Нурания ханым.

0+

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ