Логотип Магариф уку
Цитата:

Әгерҗе мөгаллимнәренең куанычлы мәшәкатьләре

Удмуртия куенына сыенып утырган Әгерҗе районы республикабызның төньяк-көнчыгышындагы Камчаткасы саналса да, журналыбыз белән Әгерҗе мөгаллимнәре арасында күптәннән иҗади хезмәттәшлек күпере урнашкан....

Удмуртия куенына сыенып утырган Әгерҗе районы республикабызның төньяк-көнчыгышындагы Камчаткасы саналса да, журналыбыз белән Әгерҗе мөгаллимнәре арасында күптәннән иҗади хезмәттәшлек күпере урнашкан. Әйтик, моннан берничә ел элек журналыбызның бер санын бу район укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен яктыртуга багышлаган идек. Әгерҗе мөгаллимнәре үзләре дә – безнең «Мәгариф» оештырган «Авыл укытучысы», «Яшел бишек» бәйгеләрендә иң актив катнашучылардан.
Бу көннәрдә Әгерҗе районы мөгаллимнәре дә яңа уку елы алды мәшәкатьләре белән яши. Әйтик, ут күршеләре булган Удмуртиянең Кече Пурга һәм Можга районнарының мәгариф идарәләре җитәкчеләре Елена Полканова белән Елена Тарасовалар катнашында эшлекле очрашу оештырдылар. Күршеләренең өйрәнердәй алдынгы тәҗрибәсе Әгерҗе мөгаллимнәренә уку-укыту, тәрбия эшчәнлеген яхшыртуга этәргеч бирми калмас дигән өметтә без.
15 августтан бирле махсус комиссия райондагы мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеген тикшерү буенча рейдлар уздырды.
Райондагы оешма һәм предприятие җитәкчеләре, республикада 2007 елдан старт алган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» дигән хәйрия акциясендә дә елның-елында актив катнаша. Әйтик, быел игелекле җитәкчеләр матди яктан аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 90 укучыга ярдәм итте. Шуларның 35 е – 1 сентябрьдә беренче сыйныфка барачак сабыйлар. Аларга уку кирәк-яраклары тутырылган сумкалар бүләк ителде. Шәһәрнең «Радуга талантов» балалар иҗаты йортында оештырылган тантаналы чарада ЮХИДИның Әгерҗе районындагы бүлекчәсе башлыгы Раушания Тимкина, беренче сыйныфка баручыларның юл йөрү кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен тикшереп, шул теманы чагылдырган китапчыклар тапшырды. Ә Балалар иҗаты йорты педагоглары бу көнне балалар өчен спорт аэробикасы, рәсем ясау, робототехника буенча мастер-класслар күрсәтте.
Иртәгә исә Әгерҗедә район педагогларының август киңәшмәсе узачак.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ