Логотип Магариф уку
Цитата:

Айнык тормышка багышланган конференция

23 апрель көнне 10.00 сәгатьтә Казан дәүләт медицина университеты бинасында (Бутлерова,49) Казан Рус православ чиркәве епархиясе һәм Казан дәүләт медицина университеты белән берлектә өченче тапкыр «Дәүләт, җәмгыять һәм гаилә: Татарстанда бәйлеләргә ярдәм практикасы. Аек тормыш – кешелек потенциалының нигезе» фәнни-гамәли конференциясе узачак.

«Конференциянең төп темасы бәйлелектән интегүче кешегә һәм аның гаиләсенә ярдәм итү. Без дәүләт һәм дин оешмалары вәкилләрен, җәмәгать оешмаларын, табибларны, психологларны, волонтёрларны бер мәйданга җыябыз. Игътибар үзәгендә – гаилә. Чөнки бәйлелек ул бер кешене генә түгел, ә гаиләләрне җимерә», – дип сөйләде Казан дәүләт медицина университеты яшьләр сәясәте буенча проректоры Артур Җәләев.

«Кызганыч, бер тапкыр бәйлелеккә эләккән кешене беркайчан да тулаем дәваланды дип әйтеп булмый. Әмма аңлы рәвештә сәламәт тормышны сайлап, аңлап, аек тормыш алып барырга тырышучылар да бар. Шул мизгелдә аларга бик зур ярдәм кирәк. «12 адым» дигән программа нигезендә бәйлелектән интегүчеләр һәм аларның гаиләләре белән эш алып барабыз. Бер елга безнең проект аша 70 ләп кеше уза. Якынча ун кешенең икесе «ычкына» да тернәкләнергә дип кире проектка кайта», – ди клиник психолог, «Пробуждение» проекты җитәкчесе Руслан Раянов.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ