21 апрель 2026 яңалыклары
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татарстанда Милли кино көннәре
«Татаркино» оешмасы Алабугада, Әлмәттә, Чаллыда һәм Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан анимацион, документаль һәм нәфис фильмнар күрсәтәчәк, иҗади очрашулар һәм остаханәләр уздырачак.
-
Айнык тормышка багышланган конференция
23 апрель көнне 10.00 сәгатьтә Казан дәүләт медицина университеты бинасында (Бутлерова,49) Казан Рус православ чиркәве епархиясе һәм Казан дәүләт медицина университеты белән берлектә өченче тапкыр «Дәүләт, җәмгыять һәм гаилә: Татарстанда бәйлеләргә ярдәм практикасы. Аек тормыш – кешелек потенциалының нигезе» фәнни-гамәли конференциясе узачак.
-
Габдулла Тукай исемендәге Бөтенроссия нәфис сүз бәйгесе уза
2026 елның 20–23 апрель көннәрендә Казан шәһәрендә Габдулла Тукай исемендәге XVI Бөтенроссия укучылар конкурсы – «Чәчәкләр китерегез Тукайга...» (Хәсән Туфан сүзләре) узачак. Елдан-ел киң колач ала барган әлеге мәдәни вакыйга быел аеруча тирән мәгънә белән сугарылган.
-
КФУ Россиянең иң зур университетлары арасында өченче урынга чыкты
Казан (Идел буе) федераль университеты бюджет урыннары саны буенча Россиянең иң зур югары уку йортлары рейтингында өченче урынны алды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
БДИга нәрсә алып керергә рөхсәт ителә?
Россиядә 2026 елда Бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) вакытында укучылар куллана ала торган әйберләр исемлеге билгеле булды.
-
Татар малае. Татар кызчыгы – 2026
20 апрель көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә тугызынчы тапкыр уздырыла торган «Татар малае. Татар кызчыгы» шәһәркүләм бәйгесенең финалы гөрләде. Бәйгегә барлыгы 200 дән артык гариза кабул ителгән. Финалга узган 8 малай һәм 8 кыз өчен күптөрле сынаулар әзерләнгән иде, алар узган атнада ук башланды. Кызлар «Дворянское гнездо» ресторанында бәрәңге тәкәсе пешерде, киемнәренә исемнәренең баш хәрефен чикте. Егетләр исә Казан зоопаркында ике төрле ысул белән төймә тагып күрсәтте, нарат агачы утырттылар. Бу сынаулар өчен аерым баллар куелды.




