Логотип Магариф уку
Цитата:

«Ак калфак»лылар һәм гарәпләр катнашында  гөрләде «Кирмән җыены»

Быелгы Кирмән җыены тагын да колачлырак, географик яктан тагын да киңрәк булды. Чөнки җыенда Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче татар хатын-кызларының Ак калфак иҗтимагый оешмасының Росс...

Быелгы Кирмән җыены тагын да колачлырак, географик яктан тагын да киңрәк булды. Чөнки җыенда Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче татар хатын-кызларының Ак калфак иҗтимагый оешмасының Россия төбәкләрендәге вәкилләре һәм Гарәп Әмирлекләреннән Мамадышка эш сәфәре белән килгән гарәп кунаклары да катнашты. Әлеге чара аларның күңеленә бигрәк хуш килде, тәрҗемәче аша киләсе елга тагын, хәтта гаиләләре белән бирегә килергә теләкләре барлыгын белдергәч, халык гөрләтеп кул чапты аларга.
 Җыеннны әзерләүгә район хакимияте гаять зур көч куйды. Урта Кирмәннең Изгеләр чишмәсенә керү юллары уңайлы түгел иде. Хәзер М-7 трассасыннан бер каршылыксыз вак таш түшәлгән юлдан җилдереп кенә керергә була.Чишмәләр үзләре дә бүтән рәвеш алды, бигрәк тә Күз чишмәсе өр-яңадан корылды: матур бизәкле баскычлар, торымга-торым урнаштырылган ял мәйданчыклары күз явыңны алырлык. Район архитекторы Рамил Минһаҗ улы Миңнеханов җитәкчелегендә башкарылган әлеге эшләр бар кешенең күңеленә хуш килде. Россиякүләм мәдәни мирас һәйкәле булган Кирмәнчек шәһәрчеге дә зур яңарыш кичерде. Шәһәрчекнең саклану корылмалары нык таушалган иде, алар өр-яңадан корылды, территориясе чистартылды.

Җыенны ачуда район башлыгы Анатолий Петрович Иванов сүз алып, килгән кунакларны әлеге зур чара белән котлады, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне барлауда әһәмияте чиксез булган яңа туып килүче бу фестивальнең дәвамлы булуын теләде.
Район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре көче белән бу җыен өчен махсус әзерләнгән театральләштерелгән тамаша Идел буе Болгарстанында ислам динен рәсми төстә кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган иде. Алар артыннан ук фольклор коллективлар чыгышы башланды. Мөнәҗәтләр башкаручы Ильяс Халиков, халык артисты Миңгол Галиев, яшь артистлар Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитовлар, Татарстанның атказанган артисты Гөлнәзирә Талиповалар чыгышын да халык хозурланып карады. Төрле кәсепләрне күрсәтүче мастер-класслар: тире белән эшләү, себерке бәйләү, сәмән кирпеч сугу, тимер кою, йон тетү-эрләү, чигү-тегү, агач кыру, чүлмәк ясау, калфак-түбәтәйләр тегү, пылау пешерү тәкъдим ителде. Шулай ук хәләл ризыклардан ярминкә эшләп торды. Балалар өчен “Болгарлар тормышыннан” интерактив уеннар оештырылды.
 Җыенга кадәр ике атна кала ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм “Кирмән җыены-2022” кысаларында “Ислам тарихын барлап” исемле тематик фотографияләр конкурсы игълан ителгән иде. Берничә номинациядән торган конкурска килгән эшләрдән иң-иңнәре сайлап алынып, авторларга Дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Соңыннан Кирмәнчекне саклауда шәһит киткән әрвахлар өчен җәмәгать белән намаз укылды.
Ринат ХӘЙРУЛЛИН,

Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ