Академик туган мәктәбе укучылары белән очрашты
Һәр төбәк үзенең мактауга лаеклы шәхесләре белән данлыклы. Безнең авылда да күп алар. Араларында фән эшлеклеләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре...
Һәр төбәк үзенең мактауга лаеклы шәхесләре белән данлыклы. Безнең авылда да күп алар. Араларында фән эшлеклеләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә бар.Шушы көннәрдә З.М.Арсланов исемендәге Кече Чынлы урта мәктәбендә академик авылдашыбыз Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов белән очрашу булды. Әлеге очрашуда мәктәп укучылары һәм укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Авылдашыбыз «Туган як» музеена үз автографы белән фәнни җыентыкларын, китапларын бүләк итте.
Заманында Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов мәктәбебездә укытучы, директор урынбасары һәм директор вазифаларын башкарган һәм укучыларны география фәне серләренә өйрәткән. Гади авыл мәктәбендә эшләгәндә үк фәнни-педагогик хезмәтләрен яза башлый. 1982 елда татар милли мәктәпләре өчен чыгарылган уку ярдәмлеге китабы – «Кызыклы география» уку ярдәмлеген нәшер итә. Әлеге китаптан алынган өстәмә материаллар безгә дәресләрне тагын да кызыклырак, тулырак итеп үткәрергә ярдәм итә. Шулай ук аның «Географиядән русча-татарча аңлатмалы-белешмә сүзлек», «Русча-татарча география сүзлеге» дә дәресләрдә генә түгел, олимпиадаларга әзерләнгән вакытта да укучыларга зур ярдәм итә. Ә инде туган як географиясе – «Чүпрәле районының географиясе һәм экологиясе» уку ярдәмлеге район мәктәпләре укучылары һәм укытучылар өчен зур бүләк булды. Бу китапта районыбызның географиясе, экологиясе буенча барлык мәгълүмат та бар. Күптән түгел дөнья күргән «Яшьлегемә кире кайтыр идем» дигән китабында Җәүдәт ага авылыбыз табигатен һәм халкын төрле яклап тасвирлый.
Мөгаллимнең география, экология һәм тәрбия эшләренә багышланган хезмәтләре даими рәвештә республика, Россия матбугатында гына түгел, чит ил мәгълүмат чараларында – журналларда, альманахларда да басылып килә.
Ел саен аның җитәкчелегендә Казандагы шәһәре 155 нче гимназиясендә Бөтенроссия экология конференцияләре уза. Аларда безнең мәктәп укытучылары да бик теләп катнаша. Соңыннан басылып чыккан җыентык аша илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче олы шәхесләрнең, укытучыларның педагогика һәм фән өлкәсендә булган язмалары белән танышып, үзебезгә эш тәҗрибәсе туплый барабыз.Шулай ук «Мәгариф» журналының кайсы гына санын алсак та, Җәүдәт Хөсәенов, укыту-тәрбия эшен тагын да камилләштерү максатыннан, журнал битләре аша безгә үз фикерләрен җиткерә, кыйммәтле киңәшләрен бирә.
Бүгенге көндә Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов – педагогика фәннәре докторы, профессор, Россия табигать фәннәре академиясе академигы. Хәлбуки ул – һаман да эшчән, энергияле һәм ихлас күңелле шәхес. Нурулла абый белән Бибинур апа тәрбияләгән шәхестә сабырлык, шәфкатьлелек һәм кече күңеллелек әле дә булса саклана.
Аның бар гомере, хезмәте, милләтебез, аеруча укытучылар, тәрбиячеләр, бигрәк тә география фәне мөгаллимнәре өчен теоретик-гамәли материаллар әзерләп, дәреслекләр эшләп үтә. Татар балалары үз ана телләрендә белем алсын өчен, олуг хезмәтләр куйган шәхесләрнең дә берсе ул.
Галим әлеге очрашуда да хәзерге заман баласына укырга бөтен мөмкинлекләр дә булуын, бары тик тырышып укырга һәм тәрбияле булырга кирәклеге турында үз киңәшләрен бирде. Шундый олуг шәхесләребез белән без хаклы горурланабыз!
Илсөяр ИБРАҺИМОВА, Чүпрәле районының З.М.Арсланов исемендәге Кече Чынлы урта мәктәбе укытучысы

Комментарийлар