Логотип Магариф уку
Цитата:

Актаныш районы «Ел укытучысы» конкурсы эстафетасын Тәтеш районына тапшырды

28 февраль-1 март көннәрендә Актаныш районында «Ел укытучысы»Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Актаныш районы Мөслим, Сарман, Актаныш, Түбән Кама һәм Зәй районнары муниципаль этапларында җиңүче...

28 февраль-1 март көннәрендә Актаныш районында «Ел укытучысы»Бөтенроссия конкурсының зона этабы узды. Актаныш районы Мөслим, Сарман, Актаныш, Түбән Кама һәм Зәй районнары муниципаль этапларында җиңүчеләрне каршы алды.
Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов укытучыларны шәхсән үзе сәламләде һәм аларга уңышлы чыгышлар теләде. Барлык конкурс сынаулары да сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат базасында үтте. Дәресләрдә укучылар фән дисциплиналарын гына түгел, ә чит телне белү дәрәҗәсен дә күрсәттеләр.
Актаныш районы эстафетаны Тәтеш районына тапшырды. Анда 2 һәм 3 мартта Советлар Союзы Герое П.С. Ханжин исемендәге 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Кама Тамагы, Апас, Кайбыч, Тәтеш, Чүпрәле һәм Буа районнары укытучылары үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәттеләр, дип хәбәр итә Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
Актаныш районы «Ел укытучысы» конкурсы эстафетасын Тәтеш районына тапшырды.
 

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ