Актанышта яңа буын китапханәсе ачыла
Октябрь азагында «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Актаныш үзәк китапханәсен ачу тантанасы көтелә. Ул хәзер – яңа буын китапханәсе статусына ия булды. Модельле китапханәләр булдыруның төп мак...
Октябрь азагында «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Актаныш үзәк китапханәсен ачу тантанасы көтелә. Ул хәзер – яңа буын китапханәсе статусына ия булды. Модельле китапханәләр булдыруның төп максаты – хезмәтләндерү сыйфатын арттыру, китапханә фондын баету, интернетка керү мөмкинлеген киңәйтү һәм заманча китапханәләр булдыру. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Китапханә интерактив һәм тавыш, музыка корылмалары белән җиһазландырылган, шактый күп һәм бик күркәм яңарышлар белән матурланган. Биредәге китапханә балалар һәм өлкәннәр өчен заманча интеллектуаль һәм ял итү үзәгенә әверелгән, анда уку, актив аралашу, кызыклы шәхесләр белән очрашу, иҗади мөмкинлекләрне ачу, социаль проектларда катнашу өчен барлык шартлар тудырылган.
Актаныш китапханәсе «Мәдәният» милли проекты кысаларында капиталь ремонт, яңа китаплар, уңайлы мебель, заманча җиһазлар сатып алу өчен зур финанс ярдәме алды. Аны модернизацияләүгә 10 миллион сум бүлеп бирелгән.
«Яңартылган, заманча таләпләр буенча ремонт ясалган китапханә актанышлыларга һәм кунакларга вакытларын файдалы үткәрергә, үзләренең хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирер дип өметләнәбез. Бу район халкының очраша торган бер уңайлы урыны булачак, мәгълүмати үзәк!» - ди сөенеч белән уртаклашып Актаныш җирлекара үзәк китапханәсе директоры Гөлназ Әхмәдишина.
Яңартылган китапханәдә шулай ук мобиль стеллажлар кайтарылган. Биредәге зурлар абономентында Фәндия Гайнанова зур тырышлык сала. Могҗизалы китаплар илендә күңелле һәм кызыклы сәяхәтләр, күренекле якташлар белән әдәби очрашулар, кунакханәләр еш оештыра ул.
Заманча, уңайлы, күп функциональ китапханәдә, барлык категория кулланучылар, яшьләренә һәм сәламәтлек мөмкинлекләренә карамастан, файдалы күңел ачу өчен үз урыннарын таба алалар. Алдынгы район кешеләренең заманча ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек китапханә булуы бик куандыра.
Биредә бик әһәмиятле, бер генә экземплярдә сакланучы китаплар да бар. Аларның дөрес сакланышы өчен махсус зарарсызлагыч грант хисабына алынган. Һәм инде, иң мөһиме – китапханә фонды 3 меңнән артык китап белән тулыландырылды. Алар арасында әдәби, фәнни-популяр, аудио һәм электрон китаплар бихисап.

Фото: «Актаныш-информ»
Комментарийлар