Әлфәт Закирҗанов: “Яңа буын дәреслекләр әзерләнә”
Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) галимнәре, Чаллы педагогика институтында язучылар, журналистлар, мәктәп укытучылары, студентлар һәм, әлбәттә, гыйль...
Бүген Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘһСИ) галимнәре, Чаллы педагогика институтында язучылар, журналистлар, мәктәп укытучылары, студентлар һәм, әлбәттә, гыйльми җәмәгатьчелек белән очрашып, соңгы еллардагы иҗат җимешләрен тәкъдим итәчәк.
ТӘһСИнең әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов безгә: “Очрашу барышында төп басым соңгы вакытта дөнья күргән сигез томлык татар әдәбияты тарихына ясалачак. Әле декабрь ахырында гына Галимҗан Ибраһимовның 15 томлык академик басмасы нәшер ителеп бетте. Җәмәгатьчелеккә андагы яңалыклар, алдагы басмалардан нәрсәсе белән аерылып торуы, нәрсә белән тулыландырылуы, баетылуы турында сөйләячәкбез. Татар лексикологиясе өлкәсендәге яңалыклар белән дә уртаклашачакбыз. Бу җәһәттә шактый сораулар туып тора. Әлеге өлкә белән журналистлар, мәктәп укытучылары, җәмәгатьчелек вәкилләре дә кызыксына”, – дип сөйләде.
Галимнең аңлатуынча, институтның милли мәгариф бүлегендә хәзер һәм телдән, һәм әдәбияттан яңа буын дәреслекләр эшләнә. Инде I-IV сыйныф дәреслекләре басылып таратылган, сынау үтә. Хәзерге вакытта V-IX cыйныфлар өчен яңа буын дәреслекләр эшләнә. Ул дәреслекләрнең бер зур яңалыгы шул: татар мәктәпләре һәм урыс мәктәпләрендәге татар сыйныфлары өчен дәреслекләр уртак булачак. Татар мәктәпләренә биремнәр киңәйтелгән вариантта булыр дип күздә тотыла. Ягъни урыс мәктәбендә укучы һәм телне белүләре йомшаграк булган укучылар өчен, аерым тамгалар белән күрсәтелеп, әйтик, бирелгән бирем-сорауларның 80 проценты уртак булса, татар мәктәпләре өчен эш 20 процентка күбрәк тәкъдим ителәчәк.
Озын сүзнең кыскасы, татар телен һәм әдәбиятын мәктәптә укыту мәсьәләсе очрашу барышында игътибар үзәгендә булыр, дип исәпләп тора галимнәр.
Рәшит Минһаҗ

Комментарийлар