Логотип Магариф уку
Цитата:

Әлфия Авзалова исемендәге фестиваль-бәйгенең Гран-при иясе гала-концертта билгеле булачак

Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-бәйгенең Гран-при иясе җырчының 90 еллыгына багышланган гала-концертта билгеле булачак. Бу турыда бүген "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очра...

Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-бәйгенең Гран-при иясе җырчының 90 еллыгына багышланган гала-концертта билгеле булачак. Бу турыда бүген "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында җырчының кызы, Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды җитәкчесе Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова хәбәр итте.  
«Фестивальгә 600 дән артык гариза килде. Татарстаннан тыш, Россия төбәкләреннән һәм 13 илдән катнашучылар булды. Минемчә, бу – бик яхшы нәтиҗә. Үзебез өчен кызыклы артистлар ачтык. Быел жюри командасы да зур иде, бик көчле бәйге булды. Мин бик канәгать. Ә Гран-при иясенең исемен концертта игълан итәчәкбез», – дип сөйләде ул.
ТР Рәисе карамагында эшли торган Мәдәниятне үстерү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова: «Без шәхесләребезне барларга, иҗатларын өйрәнергә, буыннан-буынга тапшырырга тиеш. Әлфия Авзалованың юбилей елында бик күп эшләр эшләнде, без матди яктан ярдәм күрсәтергә тырышабыз. Әлфия Авзалованың иҗатын мәңгеләштерү юнәлешендә зур эшләр башкарабыз. Без аның белән бик озак еллар аралашып яшәдек. Ул бик ихлас иде, гайбәтләрдән ерак торды, аның үз-үзен тотышы, кешеләр турындагы фикере соклануга лаек. Ул матур итеп яшәде, мәдәниятебез, илебез өчен зур хезмәт куйды», – дип сөйләде.
Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин мәшһүр шәхесләрнең исемен мәңгеләштерүдә фестивальләрнең кирәк булуын искәртте. "Биредә һәвәскәр артистлар да катнаша ала, авыл, районнарда яшәгән яшь, сәләтле кызлар һәм егетләр өчен зур мөмкинлек," – диде ул.
Оештыручылар әйтүенчә, Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган гала-концерт 23 октябрьдә 18:00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында узачак. Анда Татарстанның һәм Россиянең әйдәп баручы артистлары, Әлфия Авзалова исемендәге Халыкара фестиваль-конкурс лауреатлары катнашуы көтелә.
Матбугат очрашуына шушы концертта чыгыш ясаучы буларак Ришат Төхвәтуллин һәм Алия Карачурина да чакырылган иде.
«Әлфия апа Авзалова белән аның соңгы юбилей концертында танышкан идем. Соңгы елларда аны күп тыңлыйм. Концертта катнашмасам, күңелгә тынычлык таба алмам, дип уйлыйм. Ул уникаль тавыш иясе иде. Яшьләр аны белергә тиеш. Яшь буын артистлар ул җырларны яңгыратса бик яхшы була. Әмма авторлык хокуклары аркасында күп җырны башкару мөмкинлеге юк», – дип сөйләде Ришат Төхвәтуллин.
Җырчы Алия Карачурина Әлфия Авзалованың җырларын теләп башкаруын әйтте. «Ике ел элек булган программада Әлфия апа Авзалова репертуарыннан «Кичке уен» җырын башкарган идем. Ул җыр миңа бик ошый. Андый җырчыларның җырларын башкарганны кабул итмәүче тамашачы да бар. Без башкармасак, кем аларны тамашачыга җиткерә?» – диде ул.
Матбугат очрашуында җырчының исемен мәңгеләштерү юнәлешендә башкарылган һәм башкарылачак эшләрне дә атап үттеләр. Оештыручылар сүзләренчә, быел Камал театрында аның иҗаты, язмышы, тормышы турында спектакль чыгачак, ә декабрь аенда Әлфия Авзаловага багышланган фәнни-гамәли конференция узачак.

Фәния Лотфуллина


 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ