Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җәлил укулары – 2022»

13–14 октябрьдә Казанда «Җәлил укулары – 2022» – Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр мәңгелек темалар - батырлык, патриотизм, гражданлык п...

13–14 октябрьдә Казанда «Җәлил укулары – 2022» – Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Анда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән галимнәр мәңгелек темалар - батырлык, патриотизм, гражданлык позициясе турында фикер алышачаклар. Төгәлрәк әйтсәк, чарага Оренбургтан, Мәскәү өлкәсеннән, Кырымнан, Кабардино-Балкариядән кунаклар көтелә.
Конференция шагыйрь-сугышчы  Рәхим Саттаровның тууына 110 ел  һәм Муса Җәлил музей-фатирына нигез салынуга 40 ел тулуга багышлана. Музей 1983 елда ачылган булып исәпләнсә дә, Татарстан АССР хөкүмәтенең «Советлар Берлеге каһарманы, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең музей-фатирын оештыру турында» гы  311нче карары 1982 елның 18 маенда кабул ителә.
«Җәлил укулары – 2022» КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм Муса Җәлил музей-фатирында узачак.
- КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты белән беренче ел гына эшләмибез. Әлеге чараны без алар белән 2016 елны да бергәләп оештырган идек. 2018 елда исә ул  Абдулла Алишның тууына 110 елга багышланды һәм без аны Чаллы педагогика институты белән бергәләп уздырдык, – ди Җәлилнең музей-фатиры директоры Нәзирә Фәттахова. – Бүгенге көндә  Җәлил темасына 8 кандидатлык диссертациясе якланган. Шулай булгач, Җәлилне өйрәнү дәвам итә дип әйтә алабыз. Пленар утырышта беренче тема “Җәлилне өйрәнү фәне: үткәне һәм бүгенгесе” дип аталачак. Ни кызганыч, озак еллар өйрәнелсә дә, Муса Җәлилнең фәнни биографиясе әлегәчә эшләнмәгән. Киң җәмәгатчелеккә аның тормыш юлы, каһарманлыгы  турында, нигездә, Рафаэль  Мостафин, Гази Кашшаф  хезмәтләре аша  барып иреште. Җәлил укуларының максаты бу эшкә яшьләрне тартуны күздә тота.

Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ