Әлки районында мәктәп, балалар бакчасы төзелгән, сигез мәктәп ашханәсе яңартылган
Әлки районында узган «Нәтиҗә өчен эшлибез!» муниципаль форумында районның соңгы биш елдагы үсеш нәтиҗәләре каралды.
Бу чорда Түбән Колчура авылында мәктәп һәм балалар бакчасы төзелгән. Базарлы Матак һәм Югары Әлморза мәктәпләрендә капиталь ремонт башкарылган. Быел Әхмәт мәктәбендә яңарту эшләре дәвам итә.
Шулай ук сигез мәктәпнең ашханәсе төзекләндерелгән, алар заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Моннан тыш, "Яшь имәннәр" сәламәтләндерү лагере яңартылган, капиталь ремонттан соң «Актай» яшүсмерләр клубы ачылган.





Комментарийлар