Алтын медаль аласың килә икән, БДИда 75 балл җый!
Быел Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучыларына көмеш медальләр бирелмәячәк. Ә алтын медальгә дәгъва итүчеләр имтиханда 75 һәм аннан күбрәк балл җыярга тиеш булачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында...
Быел Татарстанның чыгарылыш сыйныф укучыларына көмеш медальләр бирелмәячәк. Ә алтын медальгә дәгъва итүчеләр имтиханда 75 һәм аннан күбрәк балл җыярга тиеш булачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин хәбәр итте.
Шул ук вакытта урта махсус һәм югары уку йортларына укырга кергәндә, медаль алучыларга бернинди ташламалар каралмаган.
2014 елда Татарстанда 9 нчы сыйныфны – 36 мең 19 кеше, 11 нче сыйныфны 20 мең 415 кеше тәмамлый.
“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Комментарийлар