Логотип Магариф уку
Цитата:

Апас балалар сәнгать мәктәбенә Сара Садыйкова исеме бирелде

Бу көн район тарихында истәлекле вакыйга буларак кереп калды. Тантаналы чарада Сара апа Садыйкованың бик күп иҗатташ дуслары, шәкертләре катнашты. Алар Апас районы турында җылы фикерләре белән уртакла...


Бу көн район тарихында истәлекле вакыйга буларак кереп калды. Тантаналы чарада Сара апа Садыйкованың бик күп иҗатташ дуслары, шәкертләре катнашты. Алар Апас районы турында җылы фикерләре белән уртаклаштылар, Сара апа Садыйкованы олы хөрмәт хисләре белән искә алдылар, дип хәбәр итә "Апас-информ".
   
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова әйтүенчә, район башлыгы Айрат Җиһаншин тәкъдиме белән Апасның балалар сәнгать мәктәбенә якташыбыз, композитор Сара апа Садыйкова исеме бирелгән. “Бүген районыбызда тарихи вакыйга. Сара апа гомере буе Апас районын, Тутай авылын үзенең туган ягы буларак якын итеп, яратып яшәде. Районыбызны ул бөтен татар дөньясына танытты. Аның җырлары һәр апаслы күңелендә яши”, - дип сөйләде ул. 

Апас балалар сәнгать мәктәбе җитәкчесе Фатыйх Хисамов Сара апа Садыйкова исеме бирелүне зур дәрәҗә дип атады. 

Апас балалар сәнгать мәктәбе 1968 елда музыка мәктәбе буларак ачыла. 2000 елда сынлы сәнгать һәм хореография бүлекләре эшли башлагач, ул сәнгать мәктәбе дип йөртелә башлый. Бүгенге көндә балалар сәнгать мәктәбендә 207 бала белем ала. Биредә алар музыка, сынлы һәм рәсем сәнгате дөньясын танырга, аның серләренә төшенергә, уен коралларында уйнарга, биергә, җырларга өйрәнәләр. Уңышлары белән дә сөендерәләр. Зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар, төрле республика бәйгеләрендә катнашып, җиңү яулыйлар.

Фәния Лотфуллина


Фото: http://apastovo.ru


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ