Логотип Магариф уку
Цитата:

Апаста «Әдәби сабан туе – 2023»  узачак

        11  августта Апас төбәге  китап сөючеләрне, әдипләребез әсәрләрен сәнгатьле укучыларны, халкыбызның күркәм йолаларына битараф булмаганнарны үзенә кунакка «Әдәби с...

        11  августта Апас төбәге  китап сөючеләрне, әдипләребез әсәрләрен сәнгатьле укучыларны, халкыбызның күркәм йолаларына битараф булмаганнарны үзенә кунакка «Әдәби сабан туе– 2023»кә  дәшә. Анда  Россиянең төрле регионнарында – Свердловск, Төмән, Чиләбе, Омск, Киров, Пенза, Санкт-Петербург өлкәләрендә, Башкортстан, Чувашия, Удмуртиядә һәм республикабыз авылларында гомер кичерүче әдәби марафон проектында катнашкан  милләттәшләребез дә булачак.
        Әдәби марафонга соңгы елларда яңа укучылар, әдәби китап укырга яратучы гаиләләр килеп кушыла. Әлеге проектта катнашучылардан быел 1260 кеше финалга үткән,  аның иң күбесе Саба  районы өлешенә туры килә: 206 финалист. Сарман, Апас, Мамадыш, Теләче, Әлмәт, Балык Бистәсе, Арча районнарыннан финалга чыгучылар да шактый. Алар арасыннан  төп җиңүчеләрнең кем булуын, әлбәттә, «Әдәби  сабан туе –2023» мәйданына җыелган көнне билгеле булачак. Әдипләрнең әсәрләрен сәнгатьле укучы, якташ язучыларның  тормыш юлын, иҗатын төгәл белүче, әсәрләрендәге фикерне төгәл җиткерүче оста башкаручыларны төрле яшь категориясеннән чыгып, мәртәбәле жюри сайлап алачак. Әдәби әйдәманнар да шунда ачыкланырга тиеш.
        Финалга үтүчеләрнең 286 студент, мәктәп укучысы икәнен һәм әлеге проектта катнашучыларның күпчелеге урта яшьләрдәге хатын-кызлар булуын исәпкә алсак, алга таба бу чарага яшьләрне һәм ир-егетләрне күбрәк тартырга кирәклеген аңларбыз. Бу проектны гамәлгә куючы Татнетны үстерү фонды, Татарстан Язучылар берлеге һәм анда үз өлешләрен кертүче  милләтпәрвәр  химаячеләребез нәкъ менә,  әдәби мәйданга яшьләрне  күбрәк тарту  теләге белән янып яши. Чөнки алардан башка  әдәби  мирасыбызны, милли гореф-гадәтләребезне, бай тарихлы татар  авылларын саклап калып булмаячак.
        Татнетны үстерү фонды тарафыннан оештырылган икенче зур чара – «Авылым гүзәллеге» проекты белән бәйле. Анда Актаныш, Арча, Теләче, Әлмәт, Мамадыш якларында, Төмән, Башкортстанда яшәүче милләттәшләребез актив катнашкан, 70 кеше финалга узган. Бу көнне аларның һәммәсе дә, бер мәйданга – Апас җиренә җыелып, әдәби һәм милли мирасыбызны киләчәк буыннарга җиткерүнең мөһимлеген янә үз чыгышларында күрсәтерләр. Чараның быелгысы да чын Сабан туендагыча  чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, милли уеннар, җыр-моңнар белән үрелеп барыр. Мәйданда  әдипләр белән күмәк фотога төшү,  автографлы китапка ия булу,  туган якны өйрәнү музеена, истәлекле урыннарга экскурсияләр кылу кебек күңелле мизгелләргә бай булачак,  дип ышандыралар   әлеге чараны оештыручылар. 

Альберт САБИР

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ