Логотип Магариф уку
Цитата:

«Апуш»лар – Дәрвиштә!

15 сентябрь көнне Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда «Апуш» татар балалар театр студиясенең чираттагы кастингы узды.

Кастингта укучылар төрле юнәлешләрдәге (җыр, бию, сөйләм, уен коралларында уйнау) сәләтләрен күрсәтте. Моннан тыш, алар жюри әгъзаларының биремнәрен дә үтәде. Катнашучыларның сәләтләрен режиссёр, педагог Резедә Гарипова, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония солисты Гөлнара Байназарова, Казан шәһәренең 180 нче күп профильле полилингваль гимназиясе каршындагы «Елмай» хореография коллективының сәнгать җитәкчесе Миләүшә Гыйльметдинова һәм студиянең җитәкчесе Алия Фәйзрахманова бәяләде.

Кастингны уңышлы узган балалар Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда сәхнә хәрәкәте, сәхнә теле, актерлык осталыгы һәм вокал белән бушка шөгыльләнәчәк. Профессионал остазлар барлык дәресләрне дә татар телендә алып барачак.

Кастинг нәтиҗәләре белән ВКдагы рәсми төркемдә (https://vk.com/apushkzn) һәм студиянең сайтында (https://tat.apushkzn.ru/) таныша аласыз.\

Фото: milli.kzn.ru

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ