Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча Татарстанның спорт мәркәзе исеменә дәгъвалый?

Мәгълүм ки, Казан каласын Россиянең спорт башкаласы дип йөртү күркәм гадәткә керде.

Ә менә үзегез Татарстанның спорт каласы дип кайсы шәһәрне атар идегез? Әгәр дә мин Арча шәһәре дисәм, ни әйтерсез? Болай дияргә төпле нигез бар. Югыйсә Арча 2023 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның иң мәдәни төбәге дип табылганын күпләрегез хәтерли торгандыр. Ә менә быел исә арчалар Татарстанның спорт мәркәзе исемен яуларга ниятли, ахры. Шулай булмаса, яңа елга аяк басуыбызга әле атна-ун көн генә, инде Арча төбәгендә  ничәмә-ничә спорт бәйгесе уздырырга өлгерделәр. Менә аларның кайберләре.

 

Кышкы каникул көннәрендә Арча районы мәктәпләренең профсоюз оешмалары арасында шахмат һәм шашка буенча финал ярышлары булып узды. Анда Арчадагы 2 нче, Ашытбаш, Лесхоз, Түбән Аты, Курса-Почмак мәктәпләре, Яңа Кенәрдәге Балалар иҗаты йорты базасында узган зона ярышларында җиңү яулаган шахмат һәм шашка осталары бәйге тотты. Шахматчы укытучылар арасында беренчелекне Иске Чүриле мәктәбеннән Гәүһәр Сәйфуллина белән Яңа Кенәр мәктәбеннән Таһир Сәмигуллин яуласа, шашка бәйгесендә Арчадагы 2 нче урта мәктәптән Алсу Хисамиева белән Яңа Кишет мәктәбеннән Рәдис Сәйфетдиновларга тиңнәр табылмады.

 

Арчаның Укучылар сараенда исә Гаилә елы уңаеннан “Әти, әни һәм мин – шахмат гаиләсе” турниры оештырылды. Анда районның 20 гаиләсе катнашты. Ике сәгатьтән артык барган киеренке көрәш нәтиҗәләре буенча 1 нче урынга Утар Атыдан Мостафиннар гаиләсе лаек булды. Арчадан Галәветдиновлар һәм Сөләймановлар гаиләләре 2, 3 нче урыннарны бүлеште.

 

“Арча“ спорт комплексында район мәктәпләре укучылары арасында 2011 – 2012 елгы малайлар һәм кызлар катнашында узган волейбол ярышлары да спорт сөючеләрдә зур кызыксыну уятты. Кызлар арасында 1 нче урынны – Урта Курса мәктәбе, яшүсмер егетләр арасында “Арча-2” командалары яулады.

 

Арча егетләре һәм кызлары күрше-тирә районнарда узган спорт бәйгеләрендә дә бик теләп катнашалар һәм җиңүләре белән якташларын гел сөендереп торалар. Әйтик, Арчаның “Пантералар” командасы Чаллыда узган баскетбол турнирында 3 нче урынны яулады. Ә бу командадан Виктория Гаранина әлеге турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды. Ә Мәликә Минһаҗевага “Тамашачы мәхәббәте” призы тапшырылды.

 

Питрәчтә М.Сөнгатуллин белән Д.Хәмитов истәлегенә оештырылган татарча көрәш бәйгесендә “Арча” спорт мәктәбеннән өч көрәшче егет катнашты, һәм өчесе дә призлы урыннарны яулады.

 

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ