Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне» узачак

Фото: © "Татар-информ"9 сентябрьдә Арча муниципаль районында традицион ат-спорт бәйрәме  –  «Ат көне» узачак. Бу хакта «Арча-информ» хәбәр итә.Ат-спорт фестивале кысаларында татар атларында, чиста кан...



Арча районының Яңа Кырлай авылында «Ат көне» узачак

Фото: © "Татар-информ"


9 сентябрьдә Арча муниципаль районында традицион ат-спорт бәйрәме  –  «Ат көне» узачак. Бу хакта «Арча-информ» хәбәр итә.
Ат-спорт фестивале кысаларында татар атларында, чиста канлы һәм ярымкатнаш канлы атларда һәм җирле токым атларында 40, 80, 100, 120 һәм 160 чакрым дистанцияләрдә ат чабышлары, конкурслар, күргәзмәләр, кинологларның күрсәтмә чыгышлары, концерт һәм авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Шулай ук «Ат арбасында иң тиз йөртүче», «Иң матур бизәлгән арба» номинацияләрендә җиңүчеләр ачыкланачак.
Фестиваль Татарстан Республикасы өчен мөһим чараларның берсенә әверелде һәм ул бөтен ат индустриясенә ярдәм итүгә, аны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән чараларның аерылгысыз өлеше булып тора.
Чара 2015 елдан башлап Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе, «Татмелиорация» траст компаниясе» ААҖ һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә үткәрелә.



tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ