Логотип Магариф уку
Цитата:

Арча сабыйлары икмәкне олылый белә

«Туган телем сагында» акциясе  кысаларында Арчаның 1 нче балалар бакчасында  «Икмәк өстәлгә ничек килә?» дип аталган театраль тамаша булып узды.                                                       ...

«Туган телем сагында» акциясе  кысаларында Арчаның 1 нче балалар бакчасында  «Икмәк өстәлгә ничек килә?» дип аталган театраль тамаша булып узды.
                                                                           
             
                                     
Татар халкы гомер-гомергә җир эшкәртү, икмәк үстерү белән шөгыльләнгән, чөнки икмәк – ил тоткасы ул. Икмәктән башка тормыш юк. Ипине зурлап, халкыбыз: «Икмәксез алтын тавы башында да ачка үлүең бар», – дигән. Димәк, кеше ипине алтын-көмеш, кыйммәтле ташлардан өстен куйган.
Икмәк безнең табынга килер алдыннан бик зур юл үткән. Ә нинди юл икәнен белер өчен безнең Арча сабыйлары үзләре урып-җыю эшләрен эшләп, тегермәндә он тарттырып, оннан ипи пешереп карады. Гаять катлаулы, көч таләп итә торган игенче һөнәренең асылына төшенергә тырышты алар.
Әлеге чара ярдәмендә балалар ипинең никадәрле кадерле, изге булуын күреп, игенче һөнәренең авыр һәм җаваплы икәнен аңладылар, тылсымлы тел дөньясына кереп, туган телләрендә матур, дөрес сөйләргә, фикерне төгәл белдерергә, телебезнең байлыгын, хикмәтен, язмышын аңларга да өйрәнделәр.
Икмәк – игенченең җан җылысы,
Җир-ананың кадер, хөрмәте.
Яшәү тамыры ул һәр йөрәкнең,
Шуңа кадерлибез икмәкне!
Энҗе МОСТАФИНА, Арча районы мәгариф идарәсе методисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ