Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчада яңа лицей ачылды

Яңа уку елында республикабыда унбер яңа мәктәп тәүге тапкыр үз ишекләрен ачачак. Шуларның берсе – Тукай төбәге – Арчада.Нәкъ менә бүген – Белем көне алдыннан Арчада 500 укучыга исәпләнгән Г. Курсави и...

Яңа уку елында республикабыда унбер яңа мәктәп тәүге тапкыр үз ишекләрен ачачак. Шуларның берсе – Тукай төбәге – Арчада.
Нәкъ менә бүген – Белем көне алдыннан Арчада 500 укучыга исәпләнгән Г. Курсави исемендәге күппрофильле лицейны  ачу тантанасы булды.
Ул видеоконференция режимында үтте. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул барлык төзүчеләргә зур рәхмәтен белдерде, педагогларны яңа уку елы белән котлап, аларга уңышлар теләде,
Лицей төзелешенең генераль подрядчысы «Стройсервис» җәмгыяте  иде. Барлык төзелеш эшләрен вакытында һәм яхшы сыйфат белән башкарган. Педагогик состав да тупланган, оештыру эшләре тәмам, лицей уку елына тулысынча әзер
Арчабаш микрорайонында «Мәгариф» илкүләм проекты буенча төзелгән һәм Арча каласында икенче сменада укуны бетерүне күз алдында тоткан күппрофильле лицей ул. Үзенә кадәр асфальт юл керә. Күпербашта, каланың Шәрык бистәсендә яшәүчеләр өчен бик тә якын һәм уңай. Лицейда укырга теләгән ерактарак яшәүчеләрне автобус йөртеп торачак. Ерактан ук күренеп торган матур, зур бина. Территориясендә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган. Мини-футбол кыры, баскетбол, волейбол мәйданчыгы, йөгерү юлы, тренажерлар...
Бина эче зәвык белән эшләнгән. Балаларга уңай гына түгел, рәхәт тә, якты да, иркен дә. Ашханәсе 220 урынга исәпләнгән. Ике зур зал белән. Иркен, якты. Актлар залы да 200 урынлык. Сәхнәсе, тамаша залы бар. Шахмат сөючеләр өчен аерым почмак эшләнгән. Робот техникасы белән кызыксынучылар өчен дә  мөмкинлекләр тудырылган.
Спортзалы иркен. Кызлар, егетләр, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чиклеләр өчен киенү-чишенү бүлмәләре, шулай ук душ бар. Сыйныф бүлмәләре зур, якты, яхшы мебельләр белән җиһазландырылган. Сигез бүлмә башлангыч сыйныфлар өчен. Югары сыйныфларда кабинет системасы. Технология дәресләре өчен егетләр һәм кызларга махсус җиһазландырылган кабинетлар эшләнгән. Һәр кабинетта укытучылар өчен ноутбуклар, интерактив такта, интерактив панель белән экран һ.б. Озынайтылган көн төркемнәре булачак.
Иртәгә әлеге күппрофильле лицейда яңа уку елын 250 бала  башлап җибәрәчәк. Олуг мәгърифәтче якташлары Габденнасыйр Курсави исемен йөртәчәк бу гыйлем йортында милләтебезнең лаеклы варислары тәрбияләнер дигән ышаныч бар.
Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ