Логотип Магариф уку
Цитата:

Арчаның чемпионнар мәктәбе

Казаннан Арчага кайтышлый тау башындагы «Казан арты милли мәгариф белем үзәге» дигән язуы белән һәркемнең игътибарын җәлеп итеп, ерактан үзенә дәшеп торган белем сарае ул. Сүз Арчаның бик тә үзенчәлек...

Казаннан Арчага кайтышлый тау башындагы «Казан арты милли мәгариф белем үзәге» дигән язуы белән һәркемнең игътибарын җәлеп итеп, ерактан үзенә дәшеп торган белем сарае ул. Сүз Арчаның бик тә үзенчәлекле Көнбатыш микрорайонында федераль программа буенча төзелеп, 2017 елның ноябрендә Татарстан Президенты катнашында ачылган 6 нчы урта мәктәбе турында бара.
Әле дүртенче уку елын гына төгәлләсәләр дә, алар инде ерак Бурятия, Якутия-Саха Республикаларыннан, хәтта Кытайдан якташларыбызның милли мәгариф өлкәсендәге иҗади эзләнү-табышлары белән кызыксынып килгән мәртәбәле делегацияләрне үзләрендә кабул итәргә өлгергәннәр. Димәк, өлге итеп алырдай казанышлары бар. Тукайлы һәм Әлифбалы Арчаның иң яшь мәктәбе саналса да, укучы балалар, ата-аналар арасында да тиз арада абруй казанганнар. Өч катлы бина проект буенча 500 укучыга гына исәпләнгән. Бүгенге көндә анда 750 бала белем ала. Шулай итеп, ул шәһәр мәктәпләре арасында иң күп укучылы мәгърифәт йортына әйләнгән.

Диварлары ук Тукай телендә сөйләшә
Аның Казан арты милли мәгариф белем үзәге булуын диварларыннан ук күренеп тора. Һәр катның үз төсе: беренче кат – яшел, икенчесе – зәңгәрсу, өченче кат – кызгылт-сары төстә. Аларның һәрберсен күренекле татар әдипләре һәм мәгърифәтчеләренең канатлы сүзләре бизи. Аяз Гыйләҗев:
«Дөньядагы бар милләтләрне хөрмәт ит, аларның теленә, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә ихтирам белән кара. Булдыра алсаң...» Дәрдемәнд: «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын», Мәхмүд Максуди: «Үз халкының тарихын белмичә яши торган адәм, нинди генә байлыкта һәм рәхәттә яшәсә дә, бу дөньяның матурлыгын тулысынча күрә алмас».
Ә Арчаның үз җирлегеннән чыккан күренекле шәхесләрнең гыйбрәтле фикерләре кайда соң, дип сорасагыз, аңа да җавап бар. Алар - якташлар галереясында. Биредә милләтебезне данга күмгән арчалыларның портретлары урын алган. Һәркем, алар янындагы QR-кодтан файдаланып, үзе кызыксынган якташының биографиясе белән таныша, әсәрләреннән аудиоөзекләр тыңлый, видеосюжетлар карый ала. Боларның күбесен мәктәп укучылары монтажлаган. Текстларны укучылар да – алар.
6 нчы урта гомуми белем мәктәбенең педагогик коллективы яшь милләттәшләребезне ана теленә якынайтуның менә шундый заманча юлын тапкан. Әле бу гына да түгел. Балаларны мәктәптән татар әдәбияты белән таныштырып чыгу максатын куеп, һәр татар баласы укырга тиешле 100 әсәрнең исемлеге төзелгән. Үзен татар дигән бөек милләтнең дәвамчысы итеп санаган һәркем мәктәптән тыш шул әдәбият белән танышып кына калмый, һәр укучы үзенең бу өлкәдәге уңышлары турында чирек саен хисап биреп бара. Һәрхәлдә, мәсьәлә шулай җитди куелган. Билгеле, бала һәм үсмернең аны башкарып чыгуы аның зыялы булырга омтылу дәрәҗәсе белән билгеләнә. Моның өчен мәктәп китапханәсе укыту-методик кулланмалар, матур әдәбият белән тәэмин ителгән, китап фонды гел яңартылып торыла. Мәктәпкә очрашуга килгән якташ язучыларының автографлы китаплары гына да бер киштә! Китапханәгә өстәп, кирәк булганда тагын ике уку залы эшли.
Мәктәптәге 30 уку кабинеты шулай ук заманча җиһазланган: һәркайсында компьютерлар, ноутбук, планшет, интерактив такта, документ-карта, принтер, дидактик материаллар барысы да бар. Һәр катта экраннар эленгән. Алар аша укучыларга һәм әти-әниләргә дәресләр тәртибе, кирәкле яңалыклар җиткерелә. Микрофон-радиоларына кадәр эшли. «Тормыш иминлеге нигезләре» кабинетында хәтта электрон тир урнаштырганнар. «Мәгариф» журналында берничә дистә ел эшләү чорында мәктәпләрнең төрлесен күргән кеше булсам да, мондагы хикмәтләргә минем дә исем китте.
Заманча шартлар булу – бик зур шатлык саналса да, аны эшкә җигә белүчеләр дә кирәк бит әле.
6 нчы мәктәп бу яктан да алдыра. Монда һөнәри яктан әзерлекле бердәм, иҗади коллектив тупланган. 46 педагогның 36 сы югары һәм беренче квалификация категориягә ия.
Чемпионнар мәктәбе
– Сәләтсез бала юк, һәркайсы нәрсәгә булса да сәләтле. Шуңа да мәктәбебездәге һәр баланың сәләтен ачыклап, аны шәхес итеп тәрбияләү – безнең төп максат, – дип кабатларга ярата әлеге мәктәп директоры Дилүс Фәрит улы Мостафин. Нәтиҗәсе куандырырлык: дүртьеллык эш күрсәткечләре сан һәм сыйфат ягыннан үсештә булулары хакында сөйли. Әйтик, 2017/2018 уку елында Бөтенроссия укучылар олимпиадасының муниципаль этабында 5 җиңүче, 25 призёрлары булса, быелгы уку елында бу күрсәткеч 20 җиңүчегә һәм 53 призёрга җиткән. Быелгы республика фән олимпиадаларында шушы мәктәп укучыларының өчесе – җиңүче, 12 се призёр дип табылган. Мәктәптәге һәр укучы, мөмкинлегенә, сәләтенә карап, күңеленә хуш килгән түгәрәккә йөри, спорт секциясендә шөгыльләнә ала. Бу җәһәттән аларның мөмкинлекләре дә зур. Гыйлем йорты үзе мәдәният, спорт, өстәмә белем бирү оешмалары кочагында урнашкан. Юл аша гына – Арчаның Боз сарае, ә икенче ягында – мәшһүр Тукаебыз исемен йөрткән педагогия көллияте. Яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә алар ярдәменә, хезмәттәшлеккә таяна мәктәп коллективы. Сәламәт яшәү рәвеше мохитен булдыру, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү максатында мәктәпнең үзендә дә ике дистәгә якын түгәрәк эшләп килә. Кыскасы, укучыларның бөтенесе диярлек өстәмә белем бирү учреждениеләрендә шөгыльләнә. Бигрәк тә татарча көрәш, волейбол, туризм, бадминтон, чаңгыда шуу, спорт биюе, шахмат-шашка түгәрәкләрен үз итә укучылар. Мәктәпнең өч хоккей сыйныфы бар. Спорт өлкәсендә ирешкән уңышларына да сөенеп туймалы. Әйтик, Динияр Моратов белән Салават Авдиев районның иң оста көрәшчеләре дип танылган. Алар, хәтта республика һәм Россиякүләм бәйгеләрдә Арча данын яклап, җиңүләре белән сөендергәннәр. Динияр – милли көрәш буенча Россия чемпионы, ул – хәзер спорт мастерлыгына кандидат.
Спорттан тыш өлкәләрдә дә бу мәктәп укучылары Арча данын яклап еш чыгыш ясый. Бер генә дәлил. Мәктәпнең XI сыйныф укучысы Даниил Щепкин «Яшь профессионаллар» VIII милли чемпионатының «Мобиль кушымталар эшләү» компетенциясендә, Мәскәү өлкәсе һәм Мәскәү шәһәре данын яклап чыгыш ясаган иң көчле көндәшләрен дә җиңеп, Россия чемпионы булып танылган. Шул ук чемпионатның «Физик культура, спорт һәм фитнес» компетенциясендә чыгыш ясаган X сыйныф укучысы Булат Маликовка тиң булырдай көндәш табылмаган: ул да хәзер Россия чемпионы титулына ия.

Сәләт ничек үстерелә?
Әлбәттә, һәр бала ирешкән уңышларда укытучыларының, тренерларының җан атып эшләвен, фидакярлеге бәһаләп бетергесез. Шуңа да югарыда телгә алынган чемпион укучылар остазлары Чулпан Дамир кызы Хәмидуллинага, Лилия Миңлеәхмәт кызы Маликовага бик тә рәхмәтле. Укучысының нәрсәгә сәләтле булуын чамалап, аны уңышка юнәлтүче укытучы – чын педагог ул.
Укучы белән укытучының бер-берсен тыңлап, аңлашып эшләве бала сәләтен ачуда никадәр мөһим булуын бер мисал белән дәлиллисем килә. Сүзебез өч дистә елга якын педагогик стажы булган, тәҗрибәле мөгаллимә Эльмира Илгиз кызы Газизова һәм мәктәпнең быелгы чыгарылыш сыйныфы укучысы Камилә Мостафина хакында бара.
– «Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү –
мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр», –
дип язып калдырган күренекле язучыбыз Галимҗан Ибраһимов. Бу сүзләр – минем өчен тормыш девизы, – ди Эльмира ханым. – Бөек педагоглар таныганча, сәләтсез бала булмый, укытучыга һәм ата-анага аның нәрсәгә сәләте барлыгын вакытында күреп, үстерә белергә генә кирәк. Һәр бала үзенчә сәләтле. Шуңа да укучыларны бер-берсе белән чагыштырмыйча эш итәм. Дәресләремне дә һәр укучыга кечкенә генә булса да уңышка, үсешкә ирешерлек мөмкинлек бирү зарурлыгын тотып планлаштырам. Балага индивидуаль якын килү, укыту процессын аның сәләтен истә тотып оештыру аның үз-үзенә ышанычын арттыра, фән белән кызыксынуын, белемгә омтылышын көчәйтә.
Шушы принцип белән эшләгәнгә, Эльмира ханым белем-тәрбия биргән укучыларның сәләтләре үз кызыксынулары буенча республика дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә җиңү яулау дәрәҗәсенә күтәрелә дә инде. Әйтик, шул ук Камилә – бүгеннән үк коеп куйган иҗат кешесе: бу уку елында гына да башта IV М.Мәһдиев укуларында, аннан «Тарих эзләреннән» дигән районара эзләнү-тикшеренү эшләре бәйгесендә җиңүче дип табылган. Хәзер кыз – «Казан утлары» журналы оештырган «Хәзинә» конкурсының «Поэзия» номинациясендә III дәрәҗә диплом иясе, «Коррупциягә – юк!» дип исемләнгән республикакүләм эсселар бәйгесе, «Илһам» Бөтенроссия яшь язучылар конкурсы, татар теле һәм әдәбияты буенча VIII халыкара олимпиада җиңүчесе, Гариф Ахунов исемендәге премия лауреаты. Мәктәп елларында күңеленә иңдерелгән әдәби иҗатка омтылыш йогынтысында Камилә киләчәк язмышын татар журналистикасына багышларга җыена. Укытучы җанын-тәнен
биреп шөгыльләнгән балалар арасында төрле яклап уңыш казанучылар тагын да бар. Ә уңыш ул – укучы белән мөгаллимәнең, гаилә белән мәктәпнең уртак тырышлыгы нәтиҗәсе.
Дәвамчанлык
Россиянең мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр укыту-тәрбия өлкәсендә дәвамчанлык һәм эзлеклелек кирәк булуы турында күптәннән һәм күп сөйлиләр. Казанда аның үрнәген 2 нче татар гимназиясенең элеккеге директоры, Татарстанның халык укытучысы Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина оештырып күрсәтте. Арчага килгәч, мин бу тәҗрибәнең дәвам итүен 6 нчы урта мәктәп мисалында күрдем. Биредә мәктәп-балалар бакчасы-педагогия көллияте бер бәйләнештә эшли. Мәктәп янәшәсендә урнашкан 5 нче балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйларны үз канатына алган. Бу сабыйлар бер-ике елдан шушы ук мәктәпнең укучылары булачак бит. Шуңа да башлангыч сыйныф укучылары һәм озынайтылган көн төркеме тәрбия-
челәре бакчада даими булалар. Өлкән төркем балаларын мәктәп белән таныштыра тору, укуга әзерлек алып бару максатыннан, еш кына аларны үзләрендә оештырылган очрашу-кичәләргә дәшәләр.
Мәктәп ачылган көненнән алып, янәшәдә генә урнашкан Арча педагогия көллияте коллективы белән дә дустанә хезмәттәшлек урнашкан. Мәктәп көллият студентлары өчен педпрактика узу мәйданчыгы булып тора. Студентлар, биредә тәүге дәресләрен үткәреп, тәҗрибәле укытучыларының педагогик эш алымнарын үзләштерә. Монда уздырылган һәр чарада көллият студентлары катнашмыйча калмый. Көллияттә белем алучы VII – IX гимназия сыйныфлары укучылары технология дәресләрен шушында килеп укый. Республикакүләм курсларда квалификацияләрен күтәрүче башка төбәк укытучылары да Арчаның бу мәктәбе мөгаллимнәре уздырган ачык дәресләрдә еш була. Алдынгы педагогик эш алымнарын чит төбәкләрдән килүчеләр белән уртаклашырга да әзер алар. Пермь краеның Барда районы мөгаллимнәре Арчаның 6 нчы урта мәктәбен аеруча үз иткәннәр. Әлеге төбәкнең Советлар Союзы Герое Шәрифҗан Казанбаев исемендәге Сараш урта мәктәбе белән төзелгән иҗади хезмәттәшлек килешүенә өметләре зурдан.
Әле күптән түгел генә педагогик коллектив Бурятия Республикасыннан тәҗрибә өйрәнергә килгән мәгариф хезмәткәрләрен кабул иткән. Бурят дусларның биредә Казан арты милли мәгариф белем үзәге эш тәҗрибәсе белән җентекләп танышканнан соң биргән бәяләре югары. Вакытларын кызганмыйча, иренмичә кунаклар кабул итү, семинар, конференцияләр оештыру Арча мөгаллимнәренең үзләренә дә башкаларның үзенчәлекле педагогик тәҗрибәсен өйрәнергә киң мөмкинлекләр ача.
Таһир САБИРҖАНОВ

Фотолар мәктәп архивыннан

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ