Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы» бәйгесенең тарихы

«Авыл укытучысы – 2022» республика бәйгесенә дә, ниһаять, яртыеллык нәтиҗәле эштән соң йомгак ясалды. Әлеге мәртәбәле бәйгенең быел «Мәгариф» журналы тарафыннан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы,...

«Авыл укытучысы – 2022» республика бәйгесенә дә, ниһаять, яртыеллык нәтиҗәле эштән соң йомгак ясалды. Әлеге мәртәбәле бәйгенең быел «Мәгариф» журналы тарафыннан Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институты белән бергәләп тугызынчы ел рәттән үткәрелүе иде. Димәк, киләсе – журналыбызның 110 еллыгы елында бу бәйгенең дә үзенә күрә бәләкәй генә юбилее булачак икән бит. Шуңа да язмабызны «Авыл укытучысы» конкурсы тарихын беркадәр барлаудан башлыйк әле.

Тарихына күз салсак...
«Авыл укытучысы» конкурсы «Мәгариф» журналы оештырган күпсанлы конкурслар арасында иң озын гомерлесе һәм мөгаллимнәребез арасында иң зур популярлык яулаганыдыр, мөгаен.
Узган 8 елда конкурсыбызда 25 мөгаллим I–III урыннарга лаек булып, лауреат булып танылган.  Алар – республикабызның 18 районыннан. Иң күбесе – Арча районыннан: төрле елларда бу районның дүрт укытучысы «Авыл укытучысы» конкурсында призлы урыннарга чыккан. Алексеевск, Лениногорск, Биектау, Әгерҗе районнарыннан исә – икешәр, калган 13 районнан – берәр мөгаллим. Җиңүчеләребезне үзләре укыта торган фәннәре буенча карасак, 9 фән укытучысы һәм бер тәрбияче бар. Иң күбе – татар теле һәм әдәбияты укытучылары (алар – 9). Математика укытучылары – дүртәү, инглиз теле мөгаллимнәре– өчәү. Ә менә Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбеннән ике укытучы төрле елларда конкурсыбыз җиңүчеләре булып танылган.
Моңа кадәр «Авыл укытучысы» бәйгесенең финал өлешен Мәгарифне үстерү институтында, Республика олимпиада үзәгендә, «Татмедиа»ның брифинглар залында, Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә, бүләкләү тантаналарын 5 октябрь –Халыкара укытучылар көнендә Татарстан Дәүләт Советында, «Татмедиа»да, Казан Ратушасында, Татар китабы йортында, узган ел «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында уздырган идек.

«Авыл укытучысы» конкурсында кайсы елны кемнәр лауреат исеменә лаек булган соң? Шуларны искә төшереп, күңелебездәгене кабат яңартып алыйк әле.
2014 ел
I урын – Кукмара районының Г.Гарифуллин исемендәге Ядегәр урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рәмзия Вәкъкас кызы БӘШИРОВА.
II урын – Алексеевскидагы 2 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Хәниф кызы ҖАМАЛИЕВА.
III урын – Азнакай районы Актүбә бистәсендәге 3 нче урта мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Наил кызы ШАКИРТЯНОВА.
2015 ел
I урын – Лениногорск районы Куакбаш төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Резедә Рәфыйк кызы МӨСТӘКЫЙМОВА.
II урын – Әтнә районы Иске Өҗем төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Рәфкать кызы ХАФИЗОВА.
III урын – Алексеевск бистәсендәге Г.Боровиков исемендәге 3 нче
урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Мәгъсүм кызы КУТУЕВА.
2016 ел
I урын – Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Филүс кызы ӘҺЛЕТДИНОВА.
II урын – Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Рәфис кызы ЗАРИПОВА.
III урын – Чирмешән районы Лашман урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Резедә Закир кызы ГАЛИМОВА.
2017 ел
I урын – Биектау районы Суыксу төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Клара Барый кызы ГАРИПОВА.
II урын – Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең математика укытучысы Гөлназ Миңлеринат кызы ВӘЛИЕВА.
III урын – Балтач районы Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе Раушания Фаил кызы НИГЪМӘТУЛЛИНА.
2018 ел
I урын – Кайбыч районы Олы Кайбыч урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Фәрит кызы ХӘМИДУЛЛИНА.
II урын – Питрәч районы Татар Казысы урта мәктәбенең математика укытучысы Вафия Сәхип кызы КӘРИМУЛЛИНА.
III урын – Тукай районы Новотроицк урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Лилия Камил кызы ЮНЫСОВА.
2019 ел
I урын – Лениногорск районы Урмышлы төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Миңзөфәр кызы ХИСАМОВА.
II урын – Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең физика укытучысы Таһир Фида улы СӘМИГУЛЛИН.
III урын – Мөслим урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Зилә Рафаэль кызы МӨХӘММӘТОВА.
Әгерҗе районы Тирсә урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсәния Зәки кызы МУСИНА.
2020 ел
I урын – Апас районы Биеш урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльмира Мансур кызы ГЫЙБАСЕВА.
II урын – Биектау районы Олы Кавал төп мәктәбенең математика укытучысы Гүзәл Ирек кызы ХӘСӘНОВА.
III урын – Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбенең химия укытучысы Алия Илсур кызы НУРГАЛИЕВА.
2021 ел
I урын – Яшел Үзән районының А.Шамов исемендәге Татар Танае урта мәктәбенең биология һәм химия укытучысы Асия Шәүкәт кызы ЗАКИРОВА.
II урын – Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең математика укытучысы Равил Фәйзерахман улы КӘРИМОВ.
III урын – Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Фоат кызы ВӘЛИЕВА.
Колач җәеп каршы алдылар
Татар телендә гыйлем-тәрбия бирүче мәктәпләребез саны, ни кызганыч, елдан-ел кимүгә бара. Шундый шартларда да быелгы «Авыл укытучысы» конкурсы барышында татар җанлы, фидакяр мөгаллимнәребезнең әле шактый ишле булуын, аларның заманча шәһәр мәктәпләрендә укыткан күп кенә коллегалары өчен дә өлге
булырдай дәрес эшкәртмәләре тәкъдим итүләрен күреп, күңел сөенде. Бигрәк тә Биектау, Арча, Питрәч, Актаныш, Балтач, Балык Бистәсе районнары мөгаллимнәре иҗади үҗәтлек һәм активлык күрсәтте.
Шулай да быелгы «Авыл укытучысы» конкурсын эчке бер дулкынлану, борчу-матавыклану белән көттек. Беренчедән, әлеге бәйгенең йомгаклау турын ничә еллар үзендә уздырып килгән Казандагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясенең хәзерге җитәкчелеге соңгы көндә быел аны үзендә үткәрергә авырыксынды. Тиз арада конкурсыбызның финал өлешен үткәрергә ризалык бирердәй милли мәктәп эзләргә алындык. Үзара киңәшләшкәннән соң, «Нигә әле мәртәбәле «Авыл укытучысы» бәйгесен авыл мәктәбе җирлегендә үткәреп карамаска икән?» дигән фикергә килдек. Бу тәкъдимне журналыбызның якын дусларыннан берсе – Татарстанның иң зур авылы булган Питрәч районының Шәле авылындагы Фәйзрахман Сафин исемендәге урта мәктәп директоры Миңзифа Гыйльми кызы Хәсәновага җиткердек. Гозер-тәкъдимебезне ул бишкуллап хуплады. Ярты гасырдан артык гомерен яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Миңзифа ханымга Россиянең мәгариф отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы исемнәре юкка гына бирелмәгән дә, шәхсән үзе ике тапкыр «Иң яхшы директор», «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы», «Ел укытучысы» конкурсларында җиңеп чыкмагандыр.
Һәм ике-өч көн дигәндә, ул мәктәбен конкурсыбызны конкурсантларыбыз һәм жюридагылар күңеленә хуш килердәй югарылыкта уздыру чараларын күрде. Татар мәгарифе язмышы өчен бар күңеле белән янып-борчылып яшәүче Миңзифа ханымга һәм « Ел тәрбиячесе» бәйгесен уздырган «Тургай» балалар бакчасы директоры Фәния Габделгани кызы Гомәровага һәм тулаем әлеге коллективларга мең-мең рәхмәт.

Конкурс тарихында беренче тапкыр буларак быел авыл тәрбиячеләре дә көч сынашты. Өченче үзгәлек: быел конкурста катнашканнар арасында ир-ат мөгаллимнәр икәү генә булсалар да, алар, I–II турларны уңышлы үтеп, финалга кадәр килеп җитте. Ә дүртенче үзгәлеге конкурска йомгак ясаганда мәгълүм булды.
Йомгаклау этабында ачык дәресләрне республикабыз мәгарифе әйдәманнары – Мәгарифне үстерү институты доценты, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның халык укытучысы, жюри рәисе Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова, педагогларның һөнәри осталыгын һәм квалификациясен бәяләү үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты Ләйсән Өмет кызы Мингалиева, педагогика фәннәре докторы, КФУ профессоры, күп кенә дәреслекләр авторы Җәүдәт Абдулла улы Хөсәенов, Татарстанның халык укытучысы Камәрия Зиннур кызы Хәмидуллина, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты, Татарстанның атказанган укытучысы Раиф Кәримулла улы Зиннәтуллин, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш мөхәррирләре Сөмбел Нурислам кызы Таишева белән Расиха Габделбәр кызы Исмәгыйлова бәяләде. Жюри, ачык дәресләргә бәя биргәндә, укытучының дәрес максатларын дөрес куюын һәм ачуын, укучыларны җәлеп итүен, дидактик материаллардан, техник җиһазлардан урынлы файдалана белүен, дәрес эчтәлегенең темага, максат һәм бурычларга туры килүен, дәреснең фәннилеген һәм хәтта конкурсантның педагогик культурасы: эрудиция, сөйләм культурасы, укучылар белән үз-үзен тотышын, импровизациягә сәләтле булуын игътибарга алды. Һәрбер критерий өчен нульдән алып 5 кә кадәр балл куелды. Шунысы сөенечле: конкурсантларның сигезе дә үзенең соңгы этапка очраклы гына килеп эләкмәвен һөнәри осталыгы белән дә, кайсы тәҗрибәсе, кайсы чаялыгы белән дә исбат итте. Шуңа да жюрига иң-иңнәрне ачыклау бик үк җиңелләрдән булмады. Шәле мәктәбенең әзерлекле, туган телебезне камил белгән укучылары да конкурсант абый-апаларының чын ярдәмчеләре булды. Бигрәк тә алтынчы сыйныфтагыларга кыенгарак туры килгәндер. Ник дисәң, конкурс барышында аларга барысы дүрт ачык дәрестә – инглиз теле, биология, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә – белемнәре ни дәрәҗәдә булуын күрсәтергә туры килде.
Шулай да иртәнге 8 нче яртыдан башланып кичке сәгать дүрткә кадәр дәвам иткән конкурс гаять тә киеренке, әмма зур оешканлык белән үтте. Инде «Авыл укытучы-
сы – 2022» республика конкурсының нәтиҗәләрен игълан итик:
I урында – Балык Бистәсе районы Яңа Арыш урта мәктәбенең физика, информатика укытучысы Руслан Дамир улы НӘБИУЛЛИН.
Ул III турда VIII сыйныфта физикадан «Җисемнең эчке энергиясен үзгәртү ысуллары» дигән темага ачык дәрес күрсәтте.
II урында – Биектау районы Әлдермеш урта мәктәбенең биология укытучысы Гөлназ Мансур кызы САБИРОВА.
III урында – Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Рамил Хафиз улы СӨЛӘЙМАНОВ белән Питрәч районы Татар Тау Иле урта мәктәбенең биология укытучысы Зөлфия Равил кызы ҖИҺАНШИНА.
Калган конкурсантларыбыз түбәндәге номинацияләр буенча җиңүче дип табылды:
«Нәтиҗәле иҗади эшчәнлек өчен» номинациясендә – Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты-
ның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулпан Рәмзил кызы ШӘРИПОВА.
«Тема тирәнлеге өчен» номинациясендә – Арча районы Шушмабаш урта мәктәбенең биология һәм география укытучысы Рузилә Рәфыйк кызы ҺАДИЕВА.
«Җиңүгә омтылыш» номинациясендә – Биектаудагы Г.Баруди исемендәге 4 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Мансур кызы ХӘЛИЛОВА.
«Үзе укыткан предметына мәхәббәт» номинациясендә –Әлмәт районы Миңлебай станциясе төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы Гүзәл Мөкатдәс кызы ӘХМӘТЗАҺИРОВА.
 Тәрбиячеләр арасында:
«Туган телгә мәхәббәт» номинациясендә – Актаныштагы 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Әлфирә Индус кызы ШАКИРОВА.
«Имин булсын балалар» номинациясендә – Балтачтагы 5 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Нурулла кызы ЗАКИРОВА.
400 еллык педагогик стаж
«Авыл укытучысы – 2022» конкурсы тарихына яңа бер сәхифә язылды, җиңүчеләр мәгълүм. Алда аларны бүләкләү тантанасы көтә. Быелгы бәйге финалда катнашучылар күңелендә нинди тәэсирләр калдырды икән? Берничәсенең уй-фикерләрен журнал укучыларыбызга җиткерик әле. Язмабыз башында быелгы бәйгенең дүртенче үзенчәлеге хакында да искәртсәк идек. Игътибар иткәнсездер: быел, «Авыл укытучысы» конкурсы тарихында тәүге тапкыр буларак, ир-егет укытучы абсолют җиңүче дип танылды. Сүзне аңа бирик.
Руслан НӘБИУЛЛИН,
«Авыл укытучысы – 2022» конкурсының абсолют җиңүчесе:
– Укытучы һөнәренә тартылуым нәселебездә мөгаллимлек эшен үз иткән мөхтәрәм затларның күп булуындадыр, бәлки. Дәү әниемнең әтисе Габдрахман Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, мәктәбебездә хезмәт укытучысы булып эшләгән. Соңрак Бөек Ватан сугышына алынып, Белоруссия кырларында батырларча һәлак булган. Дәү әтием – сугышчан Дан ордены кавалеры, Бөек Ватан сугышы ветераны Хатыйп Нәбиуллин –бөтен гомерен мәктәптә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган. Дәү әнием дә Яңа Арыш урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып кырык ел хезмәт куйган. Ә инде хезмәтләре минем күз алдымда булган, мәктәптә бар гомерләрен балаларга багышлаган, Татарстанның атказанган укытучылары – әтием Дамир Хатыйп улы белән әнием Галия Гыймран кызы да миңа үрнәк-өлге булгандыр
дип әйтәм. Якын туганнарыбызның да мәгариф өлкәсендә куйган хезмәтен санасак, гомуми стаж 400 елга җитә икән шул. Нәселебезнең яшь буынга белем һәм
тәрбия бирү эшен дәвам итүне язмыш миңа тапшырырга булган, күрәсең.
Авылыбызда урта мәктәпне медаль белән тәмамлагач, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының физика һәм информатика факультетына укыр-
га кердем. Биредә Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов кебек остазлардан белем алу безне чын милли мөгаллимнәр итеп тәрбияләде. Укуымны кызыл дипломга тәмамлап, мин дә бераз замана шаукымына бирелеп, Казанда эшкә калуны да уйлап, «Кулон» ябык акционерлык җәмгыятендә менеджер булып хезмәт юлымны башлаган идем. Әмма тиз арада аңладым: бу  минем өчен түгел икән бит! Беренчедән, өстәл артында сан «сугыштырып утыру» ошамаса, икенчедән, мин авылсыз, мәктәпсез, укучыларсыз яшәп булмаганына инандым.
Һәм менә 2008 елдан Яңа Арыш урта мәктәбендә эшли башладым. Үземне укыткан укытучыларым алдында сынау тоту җиңел булмады, әлбәттә. Әмма аларның һәрвакыт миңа ярдәмгә әзер торуы, тәҗрибәләрен теләп уртаклашулары ышаныч бирде. Берничә тапкыр «Районның ел укытучысы» бәйгесендә катнашып, лауреат дипломнарына лаек булдым. Ә инде 2016 елда «Өлкән укытучы» дигән республика конкурсында җиңүче грантын алуга ирештем.
Быел исә «Авыл укытучысы» бәйгесендә үз көчемне сынап  карарга уйладым. Алдагы ике этапны да уңышлы үтеп, финалда ачык  дәрес бирү бәхетенә
ирештем. Әлбәттә, мондый республикакүләм дәрәҗәдә дәрес күрсәтергә алынуның бик зур җаваплылык икәнен дә аңладым. Мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, исемнәре киң танылу алган галимнәр, мөгаллимнәр алдында чыгыш ясау җиңел генә бирелмәде, билгеле. Шәле урта мәктәбенә килеп кергәнче, шундый дулкынлану хисләре кичердем. Әмма мондагы җылы мохит, шушы бәйгедә катнашучылар арасындагы эчкерсез мөнәсәбәт миндә үз-үземә булган ышанычны арттырды. Ә инде дәрес бирер өчен балалар каршына баскач, бөтен булган белемнәремне, тәҗрибәмне эшкә җигәргә омтылдым. Мәртәбәле жюри минем эшчәнлегемне югары бәяләде. Әлбәттә, мондый җиңү тагын да зуррак җаваплылык өсти, эшемне камилләштерә төшәргә дә, үземә булган таләпләрне арттыра барырга да кирәк икәнен искәртә.
Рузилә ҺАДИЕВА,
«Авыл укытучысы – 2022» конкурсының «Тема тирәнлеге өчен» номинациясендә җиңүче:
– «Мәгариф» журналын студент елларымнан башлап кызыксынып, яратып алдырам. Егерме җиденче хезмәт елым белән барганда да белем һәм тәрбия бирүнең асылын һәрьяклап өйрәтүче, педагогик эшчәнлекнең сыйфатын күтәрүгә йөз тотып эшләүче ай саен чыга торган «Мәгариф» журналы минем өчен фәнни-методик ярдәмлек тә, тәҗрибә уртаклашу мәйданы да булып тора. Журнал замана белән бергә атлап, үз эчтәлеген баетып төрлеләндерә бара. Кызыксындыру алымнарын да отышлы кулланып, без – мөгалимнәр белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
«Авыл укытучысы» конкурсы барышы белән «Мәгариф» битләреннән инде берничә ел танышып барам. Әмма конкурс укытучының балаларны имтиханнарга әзерләү, уку елын йомгаклау вакытына һәм көтеп алган җәйге ялына туры килүе аркасында, кызыгып кына калынып килде. Ә менә быел исә, конкурсның беренче этабының соңгы көннәрендә көч җыеп, бирелгән темалардан күңелемә якынын сайлап, эссе язып карадым. Юк, озак уйлап йөреп түгел, тиз арада хәл итсәм дә, язмам үз күңелемә  ятышлы чыкты, сәгате, вакыты җиткән булгандыр инде. Әмма мин әле бу вакытта алда озын юл көтәсен белми идем. Ихлас күңелдән язылган эссемны конкурска юлладым. Алдагы этаплар турында артыгын хыялланып утырырлык та булмады. Җәй, шактый арып тәмамланган уку елы, хуҗалык мәшәкатьләре белән көн артыннан көн үтте. «Шактый күп эшләр арасыннан сайланып, сез икенче этапка үттегез», – дигән хәбәр үземдә ниндидер җаваплылык өстәде. «Мин – укытучы, эшне үз теләгем белән башладым, укучыларымны башлаган  эшне  матур итеп тәмамларга өйрәтүче кеше дә мин бит. Бары тик булдыра алганча тырышып, алга гына бара аламын» дигән бурыч куйдым.  Зур тырышлык, иҗадилык белән конкурсның икенче этабына 8 нче сыйныф өчен биологиядән «Кеше тәне мускулларының активлыгы һәм электромиография» дигән темага дәрес эшкәртмәмне юлладым. Конкурсның өченче этабына үтү хәбәре һәр конкурсантны дулкынландыргандыр. Тиз арада ачык дәрес әзерләп, мәртәбәле жюри каршында имтихан тоту бик үк җиңелләрдән түгел. Әмма минем кебек конкурста катнашкан башка коллегаларымның да беренче нәүбәттәге максаты акчалата премия алуга омтылыш түгел, ә укытучы эшенең асылы булган, сыйфатлы, нәтиҗәле дәрес бирү иде. Һәм куйган максатыбызга ирештек дип уйлыйм. Республикабызның төрле почмакларыннан килгән, саф татар телендә ике-өч дистә ел белем һәм тәрбия бирүче мөгаллимнәрнең сөйләшер, гәпләшер сүзләре аз булмады. Арабызда хезмәттәшлек җепләре сузылды. Шәхсән, миңа үзем лаек дип табылган номинация бик тә ошады. Остазларыбызга олы рәхмәтемне әйтеп, чын күңелемнән яратып сайлаган профессиямә тугры калып, әле күп еллар матур эшләргә язсын иде.
Гомер буе туган мәктәбемдә
Зөлфия ҖИҺАНШИНА,
«Авыл укытучысы» бәйгесендә 3 нче урынга лаек булды. Үзе укып чыккан Татар Тау Иле мәктәбендә 38 ел буе биология һәм химия фәннәреннән белем бирә:
 – «Мәгариф» журналын даими яздырып, анда басылып чыккан мәкаләләрне, дәрес эшкәртмәләрен, яңалыкларны укып барам. Бу бәйге турында журнал аша белдем һәм үз көчемне сынап карарга булдым, – ди ул. – Бу бик әһәмиятле, файдалы, кирәкле бәйге, чөнки авылдан килгән укытучыларга үз тәҗрибәләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә. Фикер алышырга ярдәм итә. Катнашуыма бик шатмын һәм оештыручыларга, «Мәгариф» журналы редакцияcе коллективына бик зур рәхмәтемне җиткерәм.
 Бәйгенең финал этабы Питрәч районы Шәле гомуми белем бирү мәктәбендә узуына да бик сөендем. Үзебезнең район данын бәйгедә танытуыма һәм татар телендә белем бирүче укытучыларның хезмәтен күрсәтә алуыма да шатланып куйдым. Монда мин туган телемнең кирәк булуын янә аңладым. Авыл укытучысы булуым һәм балалар белән туган телебездә белем алып уңышларга ирешүемә бик бәхетлемен. Бәхетемне әнә шулай чит җирдә түгел, туган авылымда таптым.
 Укытучы – иҗади һөнәр ул. Үземнең педагогик эшчәнлегемдә биология һәм химия дәресләрен укытканда, яңа технологияләргә таянып, төрле тәҗрибәләр үткәреп алып барам. Дәресләремне укучыларым бик яраталар һәм аның тәмамланганын сизми дә калалар.
 Укучыларым ел саен район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар, төрле бәйгеләрдә, гамәли конференцияләрдә, проект эшләрендә катнашып җиңүгә ирешәләр. Имтиханнарда да сынатмыйлар, югары балл алалар.
Дәвамлы проект булсын!
Рамил СӨЛӘЙМАНОВ,
Аксубай районы Иске Ибрай урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы:
– Кеше һәрвакыт нидер эзли. Кемдер үзенең бәхетен, парын, яраткан шөгылен. Ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен армый-талмый бил бөгә яки акылын эшкә җигә. Бертуктамый үсештә булу өчен эзләнә, яңалыкларга омтыла, белемен күтәрә. Укытучы һөнәрен сайлаган кеше бигрәк тә, заман таләп-
ләренә җавап бирү яки укучының теләсә кайсы өлкәдән чиксез сорауларына җавап бирү өчен һәрвакыт үсештә булырга тиеш. 
«Авыл укытучысы», «Ел укытучысы» бәйгеләре укытучылар арасында иң мәртәбәлесе санала һәм катнашучылардан ныклы әзерлек, талант, кыюлык кебек сыйфатлар таләп итә. «Ел укытучысы» бәйгесе, өстенлекне рус телен камил белгән укытучыларга һәм техника, яңалыклар белән коралланган дәресләргә өстенлек биреп, авыл укытучыларына катнашу мөмкинлеген чикли. «Авыл укытучысы» бәйгесендә катнашканда, шәхсән андый күренешләрне күзәтмәдем. Үзебез кебек гади, авылда эшләүче укытучыларның мәнфәгатьләрен исәпкә алып оештырылганлыгын һәм теләсә кемгә катнашу мөмкинлеге тудырылуын аңладым.
Республикабызда «Авыл укытучысы» бәйгесе озак еллар даими үткәрелүен белсәм дә, аның I–II турлары җәйге авыл эшләре белән мәшәкатьле чорга туры килү сәбәп-
ле катнашырга насыйп булмады. Быел инде бәйгедә катнашырга «Мәгариф» журналында эшләүче Таһир абый Сабирҗанов этәрде һәм аңа бик тә рәхмәтлемен. Яраткан журналыбыз белән озак еллар хезмәттәшлек итүем нәтиҗәсендә минем потенциалымны күреп: «Әйдә, Рамил, көчеңне сынап кара әле!» – дип, мине бәйгегә чакырды. Нәтиҗәдә финалга үткән сигез укытучы арасына керүемне ишеткәч, остазыбызның үтенечен аклавым белән горурландым.
Бәйгедә җиңүчеләр сафына керүне мин шартлы гына төшенчә дип кабул итәм. Башкалар кебек гади авыл укытучылары без. Бары тик язган эссе яки төзегән һәм күрсәткән дәресебезне, кулланылган алымнарны бераз отышлырак сайлаганбыздыр дип кенә беләм. Мәртәбәле жюри каршында дәрес биреп чыкканнан соң, мәктәп коридорында йөргән чакта укучыларның яныма килеп: «Абый! Дәресегез бик ошады. Сезгә бик зур рәхмәт!» – дигән ихлас сүзләрен ишетү минем өчен барысыннан да зуррак бүләк булды. Димәк, дәрес һәм хезмәтем заяга үтмәгән! Форсаттан файдаланып, Шәле урта мәктәбе коллективына һәм укучыларына, «Авыл укытучысы» бәйгесен оештыручыларга, бәйгедә катнашырга булышкан хезмәттәшләремә, шулай ук бәйгенең финал өлешенә «җибәрергәме сине, юкмы» дип торган мәктәбебез директорына – барысына да олы рәхмәтемне җиткерәм. 
«Авыл укытучысы» бәйгесен уздыруга карата берничә тәкъдимем дә бар. Беренчедән, әлеге конкурсны оештыручыларның берсе Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы да булгач, бәйгенең нигезләмәсе барлык район мәгариф идарәләренә һәм бүлекләренә, мәктәпләргә, балалар бакчаларына җиткезелергә тиеш дип саныйм. Гәрчә ул «Мәгариф» журналының рәсми сайтына урнаштырылган булса да. Икенчедән, «Авыл укытучысы» конкурсы дәвамлы проект булырга тиеш. Бәйгенең беренче-икенче этаплары уку процессы чорында үткәрелсә, отышлырак булыр иде, минемчә. Җәйге отпуск чорында күп укытучы кәгазь боткасы белән утыруны хупламый. Өченчедән, бәйгедә жюри тарафыннан куелган баллар ачык булырга, бәйгедә катнашучыларга  билгеле булырга тиеш. Укытучы алга таба белемнәрен камилләштерә алсын, дәрестә кулланган алымнарының нәтиҗәлеме-юкмы икәнлеген белү өчен бу бик тә мөһим дип саныйм.
Бер сүз белән әйткәндә, Питрәч районының Шәле урта мәктәбендә һәм «Тургай» балалар бакчасында «Авыл укытучысы – 2022» бәйгесе матур гына үтте. Киләсе елга конкурсның финал өлешен әгерҗелеләр үзләрендә үткәрергә теләк белдерде. Районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Гарәфетдин кызы Сафиуллина үзе, көнозын Шәле урта мәктәбендә конкурсантларның ачык дәресләрен энә күзеннән үткәреп, жюри белән бергә үз бәясен биреп барды. Димәк, Әгерҗе төбәгендә очрашканчыга кадәр!
        Таһир САБИРҖАНОВ 
Альберт САБИР фотолары
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ