Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы» конкурсының 1 нче этабы тәмамланды

        «Мәгариф»  журналы   Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья  татар конгрессы белән берлектә оештырган «Авыл укытучысы» к...

        «Мәгариф»  журналы   Татарстан  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья  татар конгрессы белән берлектә оештырган «Авыл укытучысы» конкурсының 1 нче этабына йомгак ясалды.
Сайлап алу турына  республикабызның төрле мәктәпләреннән 150 дән артык эш килде. Әмма редакция барлык  районнардан да  укытучылар  бәйгедә катнашсын дигән теләк  белән эшләр кабул итүне 26 июльгә кадәр озынайтырга булды.
Быел  бигрәк тә Азнакай, Әгерҗе , Актаныш, Арча, Питрәч,   Кукмара районнары укытучылары активлык күрсәтте.  Алардан тыш Чистай, Нурлат,  Әлмәт, Биектау,  Мөслим, Алабуга, Теләче, Апас,  Тукай, Бөгелмә, Балык Бистәсе,  Мамадыш  районнары мөгаллимнәре дә үз эшләре белән катнашты.  Узган еллар белән чагыштырганда бәйгегә Баулы, Спас, Кама Тамагы районнары да килеп кушылды. Башлангыч этапта  30 эш сайлап алынды, кемнәрнең 2 нче этапка чыгуы  якын көннәрдә игълан ителәчәк.
Ул вакытка, мөгаллимнәрдән тыш,   «Авыл тәрбиячеләре»ннән кемнәрнең чираттагы этапка  үтүе дә  билгеле булачак.  Шунысы куанычлы: «Авыл укытучысы»ның  быел уза торган 10 нчы юбилей конкурсында ир-ат укытучылар  шактый. Һәммәсенә дә уңышлар теләп калабыз.
Альберт САБИР
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ