Логотип Магариф уку
Цитата:

Аждаһа елын ничек һәм нинди киемнән каршыларга?

Көнчыгыш йолдызнамәсе буенча 2024 ел – Аждаһа елы...

Көнчыгыш йолдызнамәсе буенча 2024 ел – Аждаһа елы.

Гадәти Аждаһа гына түгел, ә аның табигате – агач, ә төсе яшел булачак. Шуның өстенә, Аждаһа зирәклекне, хакимлек һәм гаделлекне гәүдәләндерә. Яшел төс исә Кытай мәдәниятендә үсеш һәм уңышка ирешү, нәтиҗәлелек белән тәңгәлләштерелә.
 

Шунлыктан Аждаһа елын чыршысыз каршы алу дөрес булмаячак. Өегездә яшел төстәге агачның булуы мөһим. Шуңа да чыршы, нарат, пихтаны бизәргә онытмагыз. Һич тә булмаса, беренче чыршы ботагын вазага утыртып куегыз.


Киемгә килгәндә, Аждаһа ялтырап торган, ачык төстәге, затлы тукымалы киемнәргә өстенлек бирүчеләрне үз итә. Иң мөһиме, ул төсләр үзара бер-берсенә туры килсен.

Алтынсу, кызыл, яшел, ак, көмешсыман, шәмәхә төсле киемнәр сайларга тырышыгыз. Бигрәк тә алтынсу белән кызыл төсләр үзара яраклашкан булса яисә яшел белән алтынсу төсле киемнәргә өстенлек бирсәгез, оттырмассыз. Ә менә зәңгәрсу, алсу, шоколад төсендәге киемнәрдән Яңа елны каршы алырга киңәш ителми.

Таһир САБИРҖАНОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ