Логотип Магариф уку
Цитата:

Балалар бакчалары өчен түләү расланды

Татарстан хөкүмәте республиканың төрле районнарында балалар бакчалары өчен максималь түләү күләмен раслады. Бәя ике төрле категориядәге гаиләләр – өчтән азрак бала тәрбияләүче яки аннан күбрәк баласы...


Татарстан хөкүмәте республиканың төрле районнарында балалар бакчалары өчен максималь түләү күләмен раслады. Бәя ике төрле категориядәге гаиләләр – өчтән азрак бала тәрбияләүче яки аннан күбрәк баласы булган гаиләләр өчен, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге оешманың эш вакытына бәйле рәвештә исәпләнгән. Шул хактагы карар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында чыкты. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә




Өч яки аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләрдәге балаларны атнасына биш тапкыр өчәр сәгать эшли торган бакчаларга йөртү бәясе иң арзаны булачак. Ясле төркемнәренә түләү аена 450 сум, зуррак балалар өчен булган төркемнәрдә түләү 453 сум тәшкил итәчәк.
Татарстанда иң кыйммәтле балалар бакчалары – атнага алты көн тәүлек буе эшли торган бакчалар. Мисалга, ясле төркемнәренә йөри торган яшьтәге өч бала тәрбияләүче гаиләләр алар өчен аена 5282 сум һәм өч яшьтән өлкәнрәк балалар өчен 5367 сум түләячәк, диелә документта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ