Балалар, әйдәгез, театрга!
“Театр яктылыкка, нурга илтә...”, - дигән бөек шагыйребез Г.Тукай. Ә бит чыннан да, театр - безнең мәдәни-рухи үсешебез өчен кирәкле сәнгать төрләренең берсе. Шуңа күрә балаларны да кечкенәд...
“Театр яктылыкка, нурга илтә...”, - дигән бөек шагыйребез Г.Тукай. Ә бит чыннан да, театр - безнең мәдәни-рухи үсешебез өчен кирәкле сәнгать төрләренең берсе. Шуңа күрә балаларны да кечкенәдән театрларга йөртә башлау кирәк. Бу – сабыйлар өчен тәрбияви чараларның берсе.
Казан шәһәрендә балалар өчен өч театр эшләп килә: “Әкият” татар дәүләт курчак театры, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры һәм Казан яшь тамашачы театры. Әлеге театрларның бүгенге тормышы турында аларның җитәкчеләре узган матбугат конференциясендә сөйләде.
“Нәни тамашачы театр дөньясы белән беренче тапкыр курчак театрында таныша. Әгәр элек балалар 5, соңрак 3 яшьтән безнең спектакльләргә йөри алса, хәзер инде безгә 1 яше тулган балаларны да алып килергә мөмкин. Моның өчен махсус “бэби-спектакль” яки “спектакль на подушках” дип атала торган тамашаларыбыз бар, - дип уртаклашты “Әкият” курчак театры җитәкчесе Роза Яппарова.
Бүгенге көндә “Әкият” репертуарында рус һәм татар телләредә 53 спектакль бар. 2017 елда яңа 4 спектакль дөнья күргән. Аларның икесе татар телендә. Бу - “Өрә белмәгән көчек” һәм “Тамчылар” спектакльләре.
Казан яшь тамашачы театры җитәкчесе Айгөл Горнышева да театрның бүгенге эшчәнлеге белән уртаклашты: “Бу - безнең юбилей сезоны. Безгә - 85 ел. Бүгенге көндә 27 спектакль күрсәтелә. Аларның күбесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм укучылар өчен каралган. Хәзерге вакытта нәниләр өчен "Сто шагов до чуда" спектакленә әзерлек бара. 12 апрельдә “Выстрел” спектакле премьерасы булуы көтелә”, - дип сөйләде ул.
Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры да балаларны быел яңа спектакльләр белән сөендергән. Бу - “Куян Эдвард” һәм “Саранлыктан дәва” спектакльләре”. Театр җитәкчесе Мансур Яппаров белдерүенчә, быел Кариев театры 30 нчы юбилей сезонын башлап җибәргән. Юбилейга бүләк итеп, театр март ахырында яңа үз биналарына күченеп, анда "Ут чәчәге", "Петин день рождения", "Асыл кош җыры" спектакльләре премьераларын күрсәтергә вәгъдә итә.
Комментарийлар