Балаларны тәрбиягә алу мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли
Әти-әнисе назыннан мәхрүм калган балаларны тәрбиягә алу мәсьәләләре буенча 15 июль көнне кайнар элемтә оештырылачак.
Чара Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә узачак.
Кайнар элемтә 10:00 дән 12:00 гә кадәр эшләячәк. Сорауларга Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре җавап бирәчәк.
Консультация өчен 221-80-35 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар