Логотип Магариф уку
Цитата:

Балык тоту буенча Россия чемпионатының нәтиҗәләре билгеле

Төмән өлкәсендә урнашкан Янтык күлендә балык тоту буенча Россия чемпионатына нәтиҗәләр ясалды. Төмәнлеләр сынатмады.

Спорт чарасы бик мавыктыргыч, кызыклы. Катнашучылар өчен иң мөһиме: ярышларның гадел үтүе һәм бәяләнүе. Шарт буенча, ике турда 3 сәгать эчендә катнашучылар мөмкин кадәр күбрәк балл җыярга тиеш иде.

Балык тоту өчен бәкене Россия һәм Белоруссиянең 29 төбәгенең ике йөздән артык вәкиле ачты. Командалар зачетында ир-атларның иң яхшы күрсәткечләре – мәскәүлеләрнеке.

Икенче яхшы нәтиҗәне Төмән балыкчылары күрсәтте. Алар 44 килограмм һәм 383 грамм кытай чабагы (плотва), алабуга (окунь) һәм чуртан (щука) тотканнар.

Өченче урын – Чиләбе спортчыларыныкы. Хатын-кызлар арасында Түбән Новгород спортчы кызлары беренчелекне яулады. Чираттагы урыннарны Тула һәм Төмән өлкәләре командалары алган.

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ