Логотип Магариф уку
Цитата:

«Балыкчы бакчасы»нда моң агыла

18 гыйнварда кичен «Атмосфера» вокаль ансамбле биредә яшәүчеләргә һәм башкалабыз кунакларына моңлы көйләр, җырлар бүләк итмәкче.

Казан бакчалары кышкы чорда тынып кала, Киров районындагы «Балыкчы бакчасы» гына кышкы йокыга таласы килми. 


18 гыйнварда кичен «Атмосфера» вокаль ансамбле биредә яшәүчеләргә һәм башкалабыз кунакларына моңлы көйләр,  җырлар  бүләк итмәкче. «Бу чара 7 гыйнварда ук узарга тиеш иде, әмма салкыннар булу сәбәпле, җылырак вакытка күчерелде», – дип хәбәр итә шәһәрнең  парклар һәм скверлар дирекциясе. 


Шунысын да әйтик: бу музыкаль коллективның кышкы чорда бакча һәм паркларда беренче генә чыгышлары түгел. Башка елларда «Атмосфера» үз талантларын Горький паркында, Лядский бакчасында җыелган тамашасына күрсәтергә өлгерде инде.


Альберт САБИР
Фото архивтан алынды

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ